Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Медведев WorldSkills 2019 чемпионатына старт бирәчәк

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев бүген «Казан Арена » стадионында узачак WorldSkills 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр итте.

Иртән Рөстәм Миңнеханов Франциянең хезмәт министры Мюриэль Пенико ханым белән сөйләшүләр уздырырга планлаштыра. Шуннан соң ТР Президенты «Казан» аэропортына WorldSkills 2019 оештыру комитетын җитәкләүче Россия вице-премьеры Татьяна Голикованы каршы алырга барачак. Алар бергәләп «Казан Экспо» мәйданчыгын карарлар дип көтелә, анда конкурсантлар өчен эш урыннары булдырылган.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Татьяна Голикова матбугат конференциясендә журналистларның сорауларына җавап бирәчәкләр, аның барышында мәйданчыкның әзерлеге һәм чемпионат программасы турында да сөйләячәкләр. Журналистлар белән очрашуга шулай ук WorldSkills International президенты Саймон Бартли һәм «Яшь профессионаллар» берлеге генераль директоры Роберт Уразов чакырылган.

Көннең икенче яртысында Казанда РФ Премьер-министры Дмитрий Медведевны көтәләр. Ул «Казан Экспо» ны карап, берничә эшлекле очрашу үткәрер дип көтелә. Шулай ук Дмитрий Медведевның һәм Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашуы планлаштырылган.

«Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак», — диделәр матбугат хезмәтендә. Ачылыш тантанасына шулай ук Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин да чакырылган.


Фикер өстәү