Рөстәм Миңнеханов 2023 елда WorldSkills дөнья чемпионатын оештыруда Франциягә ярдәм тәкъдим итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында Франциянең хезмәт министры Мюриель Пениконы кабул итте һәм 2023 елда Лионда WorldSkills дөнья чемпионатын оештыруда ярдәмен тәкъдим итте. Министр әлеге тәкъдимне рәхмәт сүзләре белән кабул итте. Бу хакта  Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Мюриель Пенико белән очрашу барышында Татарстан Президенты эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулаган француз делегациясен котлады. Рөстәм Нургалиевич чараны оештыруда ярдәм итәргә тәкъдим итте, министр ханым бу тәкъдимне бик шатланып кабул итте, Татарстанда халыкара чараларга югары әзерлек һәм аны уздыру дәрәҗәсе яхшы булуын билгеләп үтте», — диде Галимова.

Лилия Галимова билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнеханов һәм Мюриель Пенико шулай ук Татарстанның Франция төбәкләре белән хезмәттәшлек перспективалары турында да сөйләшкәннәр. «Франция делегациясе составында Франциянең төрле төбәкләре вәкилләре килде, алар безнең республика белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләшергә телиләр. Элегрәк Татарстан Прованс — Альпы — Лазурный берег Регионы белән килешү төзеде, башка төбәкләр белән дә килешүләр төзү мөмкинлеге турында фикер алышачаклар», — дип билгеләде Галимова.

Казанда узачак WorldSkills чемпионатында Францияне 40 конкурсант, 30 эксперт, 19 техник белгеч тәкъдим итә.


Фикер өстәү