Рөстәм Миңнеханов Төркиядә УЕФА Суперкубогы финал матчында булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре вакытында УЕФА Суперкубогы финал матчында булды. Матчта беренче тапкыр Англиянең ике клубы – Чемпионнар Лигасы триумфаторы «Ливерпуль» һәм Европа Лигасында җиңү яулаган «Челси» командалары очрашты. Матч вакытында Рөстәм Миңнеханов УЕФА Президенты Александер Чеферин белән очрашты, шул очрашуда төшкән фотоны Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырды.

«Ливерпуль — Челси матчында УЕФА Президенты белән!» — дип язып куйган ТР Президенты фото астына.

Матч чәршәмбе кичендә «Водафон Парк» стадионында узган. Чемпионнар арасындагы очрашу «Ливерпуль» командасының 2:2 исәбенә (пенальти буенча — 5:4) җиңүе белән тәмамланган.

Моңа кадәр Россия футбол берлеге Башкарма комитеты бюросы Казанны 2022 һәм 2023 елларда УЕФА Суперкубогын үткәрү урынына кандидат сыйфатында күрсәтү тәкъдимен хуплаган иде.

Рөстәм Миңнеханов кичә эш сәфәре белән Төркиядә булды. Ул Истанбул мэриясенең социаль объектлар комплексы (Florya Sosyal Tesisleri) белән танышты. Моннан тыш, республика Президенты Йылдыз паркында һәм Мальта йортында булды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/15/191606/


Фикер өстәү