Рөстәм Миңнеханов: “Теләсә кайсы вазифага кешебез бар”

“Ворлдскиллс” чемпионаты һәм Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау,  ишегалларын төзекләндерү һәм торак төзү, телләр укыту һәм китап уку. Татарстан Президенты Рөстәм МИҢНЕХАНОВ, журналистлар белән очрашып, әнә шул һәм башка мәсьәләргә карата фикерен җиткерде.

 

“Ворлдскиллс” чемпионаты турында

– Ил өчен бик зур вакыйга. Чемпионатның нәкъ менә бездә узуы өчен күп көч куйдык. Әле бит дөньяда барысы да безгә аркасы белән борылып баскан бер мәлдә – 2015 елда булды бу. Шуңа да карамастан, Казанны, Россияне барыннан да уздырырлык итеп күрсәтүгә ирештек. Бу ни өчен кирәк? Иң элек хезмәт кешесенең дәрәҗәсен күтәрергә тиешбез, әлегә ул тиешенчә түгел. Шуңа күрә эшче һөнәрләргә өйрәтүче уку йортларын аерым игътибар үзәгенә алдык. Алар елдан-ел күбрәк булачак. Әйтергә кирәк, нәтиҗәсен май аенда узган Россия чемпионатында күрүгә дә ирештек инде. Татарстан бу чемпионатта беренче урынга чыкты, хәтта Мәскәүне дә артта калдырдык.

 

Республика программалары турында

– Биш ел элегрәк аларның саны 27 булса, хәзер – 40. Әлбәттә, барысы да халыкның тормышын яхшыртуга бәйле. Мәктәпләрне, балалар бакчалары, хастаханәләр, бакчачылык ширкәтләре, авыл хуҗалыгын колачлый алар. Һәр районда 25–35 программа тормышка ашырылып килә. Төрле районнарда яшәүчеләр белән еш аралашып торабыз. Яңа фельдшер-акушерлык пунктларын, юллар, якты урамнарны күреп тору күңелдә зур канәгатьлек хисләре уята. Менә хәзер алдыбызга “Бердәм Россия”нең “Безнең ишегалды” проектын гамәлгә ашыру буенча зур бурычлар куйдык. Бүген күп фатирлы йортлар ишегалларының 30 проценты чамасын тәртипкә китердек инде. Кеше, өеннән чыгуга, иң элек ишегалдына килеп эләгә. Ишегалдын төрле яктан машиналар сырып алу аркасында,  балаларга яки өлкән яшьтәгеләргә утырып торырга да урын юк икән, бик күңелсез хәл килеп чыга.

Без өч ел эчендә әлеге бурычны хәл итәргә тиешбез. Кыйммәткә – кимендә 50 миллиард сумга төшәчәк бик зур программа, әмма республика хәленнән килмәслек түгел.

 

 Торак төзелеше турында

– Россия Президенты хөкүмәт алдына бик катлаулы бурыч – 2024 елга торак төзелеше күләмен елына кимендә 120 миллион квадрат метр мәйданга җиткерү бурычын куйды. Бүгенге төзелеш индустриясе аны 150 миллионга җиткерү мөмкинлеге дә бирә анысы. Инде без хәзер үк республикада елына 2,4 миллион квадрат метр торак мәйданы төзибез. Эш  анда түгел, ә кешеләрнең торак сатып алу мөмкинлегендә. Без бу җәһәттән ил Президентына берничә мәсьәләнең чишелешен табу зарурилыгын җиткердек. Беренчедән, ипотека торакка мохтаҗларның (ә болар – башлыча яшьләр) “буе җитәрдәй” булырга тиеш. Бүгенге ипотека ставкасы ун проценттан аз гына түбән. Яшь гаилә өчен бик зур сан. Биш проценттан артмаска тиеш ул. Әмма моны дәүләт ярдәменнән башка гына хәл итеп булмый. Икенчедән, йорт төзеп куеп кына эш бетми. Чистарту корылмалары да, җылысы, электр энергиясе, балалар бакчасы, мәктәбе, юлы, машина кую урыны да кирәк. Ягъни торак мәсьәләсен комплекслы хәл кылу шарт.

 

Җаваплылык турында

– Илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча республикада иң җаваплы кеше – мин үзем. Республика җитәкчесе булып эшләгән дәвердә барысы өчен дә мин җавап бирәм. Сәламәтлек саклау, социаль өлкә, агросәнәгать комплексы – вице-премьерлар җилкәсендә. Ә инде “штаб начальнигы” – Премьер-министр. Беребезгә дә сүлпәнәеп китәргә ирек бирми ул. Без исә, үз чиратыбызда, федераль дәрәҗәдәге коллегаларыбызга хисап биреп торырга тиешбез. Әлеге система, күп хисап тотуны таләп итүе сәбәпле, кемгәдер ошап та бетмәскә мөмкин. Әмма бу проблема түгел.

Депутатлар сайлау турында

– Парламентта үзләренә куелган бурычларны аңлардай һәм аларны хәл кыла алырдай тәҗрибәле кешеләр, шул исәптән яшьләр дә булырга тиеш. Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, Татарстан кадрлар кытлыгы кичерми. Эш урынын алыштырганда, кешегә яңа көч-куәт өстәлгәндәй була. Теләсә кайсы вазифага лаеклы яшь дәвамчыларыбыз бар.

Юллар турында

– Быел юллар төзүгә республика бюджетыннан гына да 30 миллиард сумнан артыграк акча бүлеп бирелде. Юлчыларга бик көчле контроль булдырдык. Тиешле стандартларга туры килми икән, ягъни сыйфатсыз икән – яңадан эшлиләр. Мәскәү белән Казан арасын тоташтырырга тиешле тиз йөрешле тимер юлга килгәндә, бу мәсьәлә әле ачык килеш кала. Ничек кенә авыр тоелмасын, ВСМны да, түләүле юлларны да төзергә кирәк булачак. Чөнки ил бик зур, башка юл юк. Илне мобиль, ягъни җыйнакка әйләндерү, икътисадны үстерү өчен шулай кирәк. Өч сәгать эчендә Казаннан Мәскәүгә барып җитү бәхетенә ирешкән очракта гына без мобиль булачакбыз. Бүген исә М-7 юлының Казан белән Чаллы арасындагы өлешенең ике яклыга, беренче категориядәге юлга әйләнүенә сөенеп туя алмыйбыз.

Телләр турында

– Күп телле белем бирү – милли республикалар өчен бик кирәк әйбер. Бүген федераль стандартка туры килердәй система булдыру зарури. Башкача сүз дә булырга мөмкин түгел. Шул ук вакытта туган телгә – татар, чуаш, башкорт, осетин теленә, гомумән, кемгә нинди тел кирәк – шуңа ныклап өйрәтү, әле тагын чит телгә дә урын бирү шарт. Безгә уку планнары, укыту программасы буенча күпне эшләргә туры киләчәк. Әлбәттә, укучыларның кайберләре күп теллелеккә нигезләнгән материалны үзләштереп тә бетерә алмаска мөмкин. Әмма мондый үзәкләр кирәк. Телләр белү – көндәшлеккә сәләтлелек дигән сүз.

Китап һәм матбугат турында

– Яңалыкны, теге яки бу әсәрне интернеттан укуга караганда китаптан уку уңайлырак. Шуңа күрә без барыбер, тора-бара, кәгазьдән укуга күчәрбез, дип уйлыйм. Икенчедән, язучыларыбызга бәя бирәсем килми, әмма аларның әсәрләре укучы өчен кызык булырга тиеш… Хәзер без элекке “Казан” милли мәдәният үзәгендә китапханә ясыйбыз. Анда ниндидер яңа технологияләр кулланылачак, белгечләр чакыртачакбыз. Ягъни бу мәсьәләгә бик зур игътибар бирәчәкбез. Яңа язучыларыбызның гына түгел, күренекле язучыларыбызның да бик кызыклы әсәрләре бар. Ә балалар аларны белми. Бәлки, бу әсәрләр буенча фильмнар төшерергәдер. Фильмны караган балада китабын да уку теләге уяначак. Мәктәптәге китапханә – китап саклагыч түгел. Ниндидер мастер-класслар, очрашулар үткәрелергә тиешле урын бу. Язучыларыбыз да сүлпән, аларга, мәктәпләргә барып, балалар белән очрашырга кирәк. Китап укыган кеше – бөтенләй башка кеше бит ул…

Путин турында

– Беренче тапкыр күрүемдә Иминлек федераль хезмәте җитәкчесе иде ул. Миңа аны каршыларга туры килде. Бик ачык кеше. Санкт-Петербургта мәчет төзекләндерү турында сөйләде, диделәр. ФСБ җитәкчесе мәчет белән кызыксынсын әле! Бик күпне эшләгән, илебезне үзгәрткән кеше… Кайберәүләргә безнең шундый көчле җитәкчегә ия булуыбыз ошамый. Әмма безгә ошый. Илебез белән санлашалар, аны ихтирам итәләр. Мин күп йөрим һәм барысын да күрәм. Путин безнең генә дә лидер түгел әле. Аны Америкада да, Европада да беләләр. “Бездә Путин булса, тәртип урнашыр иде”, – дип тә җибәрәләр кайчак. Әйе, аның абруе бик-бик зур. Гаять югары дәрәҗәдә профессионал ул. Аның белән бик җиңел аралашырга да була. Шул ук вакытта  – тимердәй нык холыклы кеше.


Фикер өстәү