Роспотребнадзор беренче сыйныф укучыларына прививка ясатырга киңәш итә

Роспотребнадзор булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына уку елы башланыр алдыннан балаларга прививка ясарга кирәклеге турында искә төшерә. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

«Беренче сыйныфка килгәч, балалар яңа, гадәти булмаган мохиткә эләгәләр, югары интеллектуаль һәм эмоциональ йөкләнешкә дучар булалар, стресс кичерәләр һәм адаптациянең катлаулы чорын узалар, болар барысы да иммунитетны какшата», — диелә хәбәрдә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, бу вакытта балаларның йогышлы авырулар йоктыру куркынычы аеруча зур, ә вакцинация һәм ревакцинация баланы инфекциядән сакларга, дәресләрне калдырмаска, бума ютәл чире йоктыру куркынычын киметергә ярдәм итә.

Ведомствода мәктәпкә укырга керер алдыннан һәм мәктәп елларында бума ютәл, столбняк, дифтерия, кызамык, эпидемия паротиты, кызамык һәм грипптан прививкалар ясатырга киңәш ителә, дип аныкладылар.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Роспотребнадзор беренче сыйныф укучысының көн режимына көндезге йокы кертергә киңәш итә, дип хәбәр иткән иде.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/24/192167/


Фикер өстәү