Россия укучылары өчен яңа факультатив дәресләр оештырылырга мөмкин

Россия укучылары өчен киберспорт буенча факультатив дәресләр оештырырга тәкъдим иттеләр. Мәгариф министры Ольга Васильева адресына тиешле мөрәҗәгатьне Интернетны үстерү институтыннан юллаганнар.

Әлеге яңалыкның авторлары фикеренчә, әлеге факультативларны эксперимент рәвешендә «Цифрлы белем бирү тирәлеге» һәм «Заманча мәктәп» федераль проектларына кертелергә һәм 2020 елдан 2025 елга кадәр Россиянең һәр төбәгендә берничә уку йортында оештырып карарга мөмкин.

Факультативка яшүсмерләр йөри алачак. Ләкин әлеге уеннар мәктәп психологлары һәм педагоглары белән бергә сайланырга тиеш, дип яза «Газета.ру». Шулай ук мәктәпләр һәм төбәкләр арасында ярышлар, бөтенроссия чемпионатлары уздыру тәкъдим ителә.


Фикер өстәү