Ноябрьдә озын яллар булачакмы?

4 ноябрьдә Россия Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан рәттән өч көн ял булачак. Бу хакта Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Халыклар бердәмлеге көненә бәйле рәвештә, дүшәмбе, 4 ноябрь, ял көне булачак. Шул рәвешле, россиялеләр 2-4 ноябрьдә – өч көн ял итәчәк», — диелә хәбәрдә.

Хөкүмәт 2020 елның июль аена эш һәм бәйрәм көннәре календарен раслады. Аның нигезендә, алдагы озын яллар Яңа ел бәйрәмнәренә туры киләчәк: россиялеләр 1-8 гыйнварда – сигез көн ял итәчәк.

 

 


Фикер өстәү