Россиянең ике спортчысы Кырымда шторм вакытында батып үлгән

Кикбоксинг буенча дөнья чемпионы Фатыйма Жагупова һәм вице-чемпион Элина Гисмеева Кырымда шторм вакытында батып үлгән.
Кызлар Севастопольгә берничә атна элек җыеннарга килгән була. Алар тренировкаларга йөреп булачак ярышларга әзерләнгән. Кичә алар кунакханәдән әйберләрен җыеп чыгып китәләр. Фатыйма Җагупова (кикбоксинг буенча дөнья чемпионы, фотода сулда ) диңгездә зур дулкыннар арасында су коенырга тели  һәм пирстан суга сикерә.

Аның дус кызы — дөнья вице-чемпионы Элина Гисмеева (фотода уңда) Фатиманың бетон плитә буенча ярга чыга алмавын күреп, булышырга килә, кулын суза … Һәм аларның икесен дә дулкын алып китә.

Бүген иртән аларның үле гәүдәләрен ярга чыгарганнар.


Фикер өстәү