Россия командасы WorldSkills чемпионатында ничә медаль яулаган?

Россиянең милли җыелма командасы, һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатында 22 медаль яулады, ул медаль зачетында икенче урын алды.

«Нәтиҗә бик яхшы, узган ярышлар белән чагыштырганда, барлык компетенцияләр буенча да диярлек үсеш сизелерлек. Без сезнең белән горурланабыз», — дип котлады Россия Президенты Владимир Путин Россия җыелма командасын.

Россия җыелма командасы 14 алтын, 4 көмеш, 4 бронза,  һөнәри осталык буенча 25 медаль яулады.

Гомуми медаль зачетында ил җыелма командасы икенче урынны алды. Беренче урынны Кытай җыелма командасы яулады, ә өченче урында — Көньяк Корея җыелма командасы.

Медальләр ияләре арасында Татарстан спортчылары да бар. Татарстаннан Айдар Минеев «Прототиплар ясау» компетенциясендә «алтын» яулады, Казан милли тикшеренү техник университеты студентлары Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов «Мобиль робототехника» компетенциясендә өченче булды, ә Ислам Нигъмәтуллин «Мәгълүмати кабель челтәрләре»компетенциясендә икенче булды.


Фикер өстәү