Сөте шул, түләү башка

Тәүлегенә 742 тонна сөт җитештерүче шәхси хуҗалыкларда хәлләр, беренче карашка, һич кенә дә зарланырлык түгел кебек. Әмма җәйнең иң мул сөт җитештерү вакытында күрсәткечләрнең бераз гына аска тәгәрәве бу юнәлештә дә проблемаларның барлыгын күрсәтә. Димәк, нидер җитми, нәрсәнедер үзгәртергә кирәк.

Аерма – өч тапкыр

Буа районының Яңа Шәйморза авылында яшәүче Фәнис Азизовның ГАЗ-53 автомашинасында тирә-күрше авыллардагы шәхси хуҗалыклардан сөт җыя башлавына бу көннәрдә 30 ел булган. Әлеге юбилей турында  сөйләшә башлагач кына исенә төште,  чөнки эш-мәшәкатьләре,  кем әйтмешли, тавык  чүпләп бетерерлек түгел. Иртә таңнан берничә авылга барып өлгерергә, аннары тонна ярымлап сөтне кирәкле урынга илтеп тапшырырга да кирәк бит.

– Чыдасаң, түзәрлек анысы. Элегрәк яз, көз һәм салкын кыш айларында “ник тудым” көенә җырлаган чаклар да булгалады. Аеруча көнендә-сәгатендә илтеп җиткерә алмыйча, сөт әчегәндә. Хәзер  авыл араларында юллар яхшы, йөрергә дә җайлы, –  ди Фәнис Фатыйх улы.

Бәяләрнең дә төрлесен күргән ул. Бер литр сөт сатып, шулкадәр күләмдә бензин-солярка алып булган чакларны яхшы хәтерли. Хәзер бәя аермасы өч тапкыр  артты, ди. Чыннан да, беркем тәрбияләп үстермәгән, тәүлек дәвамында хезмәт куймаган җир маеның сыегайтканнан соң бәясе сыер сөтеннән берничә тапкыр артыграк булуы гаҗәп хәл инде.

–  Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтнең бер литрын эшкәртүчеләр 21 сумнан кабул итә. Без сыер асраучылар белән 19 сумнан исәп-хисап ясыйбыз. Кибет киштәләрендә исә сөтнең бәясе ни өчендер өч тапкыр артык, – ди тәҗрибәле сөт җыючы.

Утыз ел дәвамында хезмәтен таңнан башлаган Фәнис Азизовтан да алданрак уянып, сөтләрен әзерләп торучыларга да җиңел түгел бит югыйсә.

Балтач районының Карадуган авылында яшәүче Фәния һәм Рәфхат Ибраһимовлар ишегалды тутырып мал-туар асрый. Савым сыерлары гына да бер дистәдән арта. Төп керемнәре – сөттән. Фәния ханым әйтүенчә,  кайбер көннәрдә ике йөз килограммга кадәр сөт саталар. Бәясе дә ярыйсы – бер литрга 19 сум 60 тиен түлиләр. Бисмилла әйтсәң, җитәрлек сыман. Тик ишле гаиләнең чыгымнары да күп шул. Өч бала тәрбияләп үстерү, башлы-күзле итү, йорт төзү өчен дә шактый акча кирәк булган. Ярый әле,  балалары,  әти-әнисеннән күреп, хезмәт сөючән булып үскән. Олы уллары Рәмзис  шәхси хуҗалыгында күпләп мал-туар асрый.

– Озын кыш буена бер сыерга 3-4 тонна печән, шул кадәрле үк салам һәм фураж кирәк. Барлык чыгымнарны исәпкә алганда, табышлы эшләү өчен сөтнең килораммы ким дигәндә 25–30 сум булырга тиеш. Шул вакытта гына  күпләп мал-туар, савым сыерлар асрап була, – ди Рәфхат Рафаил улы.

Шәхси хуҗалыгында күпләп мал-туар асраучыларга дәүләт ярдәме, шул исәптән бушлай ветеринария хезмәте күрсәтү дә каралган.  Ибраһимовларга да мини-ферма төзү өчен 200 мең сум бирелгән. Нәселле бозаулар сатып алганда да ярдәм булачак, диләр. Әмма, мал асраучылар санын арттыру өчен сөткә гадел бәя булдыру кирәк, дип исәпли ул.

Күптәннән бирле игътибар итеп киләм: шәхси хуҗалыкларга сөт өчен түләү  эре инвесторныкыннан 4-5 сумга кимрәк. Югыйсә сыерлар да шундый ук. Тәрбия дә начар түгел. Сөтнең сыйфаты да бер чама. Билгеле, бу гаделсезлекне шәхси хуҗалыклар үзләре генә хәл итә алмый. Моның өчен, Балтач, Буа, Чирмешән районнарындагы кебек, сөт бәяләре район хакимиятенең көндәлек игътибар үзәгендә булу кирәк. Һәрхәлдә, Баулы, Чүпрәле, Яшел Үзән һәм башка кайбер районнардагы кебек, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөтнең бер килограммына 17 сумнан да түбәнрәк хак булганда, авылларда сыер асраучыларның ни өчен кими баруына гаҗәпләнәсе юк.

 

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү