“Сагынып өлгергәнсездер”. Хөкүмәт йортында Президентның планнары турында сөйләделәр.

“Сагынып өлгергәнсездер”. Татарстан хөкүмәте йортында узган брифингны Лилия Галимова шушы сүзләрдән башлады. Президент Рөстәм Миңнеханов та, Казан Кремленең рәсми вәкиле дә ялдан чыкты, димәк, очрашулар, эш сәфәрләре дәвам итәчәк.

12 августта Президент эш сәфәре белән Төрекмәнстанга китәчәк. Анда ул беренче Халыкара Каспий икътисади форумында катнашачак. Бездән баручылар арасында республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та бар. Россия делегациясен Премьер-министр Дмитрий Медведев җитәкләячәк. Исегез­дә булса, Төрекмәнстан башлыгы, бу ил түрәләрен ияртеп, җәй башында Татарстанда булып киткән иде. Ике дәүләт арасында нефть һәм КамАЗ төзелеше тармак­ларында хез­мәт­тәшлек алып барыла.

– Икътисади форум барышында хез­мәттәшлек, уртак проектларны гамәлгә ашыру, махсус ирекле икътисади зоналар булдыру һәм үстерү мәсьәләсе буенча тәҗрибә уртаклашачаклар. Чара кысасында Рөстәм Миңне­хановның башка дәүләт­ләрдән килгән вәкилләр белән очрашуы һәм берничә килешүгә кул куюы да көтелә, – дип хәбәр итте Лилия Галимова.

Рәсми очрашулардан соң, Президент Халыкара инновацион технологияләр күр­гәз­мәсе белән танышачак. Форумда Татарстаннан КамАЗ һәм “Татнефть” әзер­ләгән экспози­цияләр дә урын алачак. Рөс­тәм Миңне­ханов Төрекмәнстандагы полимер һәм нефть эшкәртү заводын да караячак.

Дөньякүләм вакыйгага санаулы көн­нәр калып бара. 8 августта Рөстәм Миң­неханов WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатына әзерлекне тикшерде. Лилия Галимова сүзләренчә, чемпионат кунак­лары Казанга август башында ук килә башлаган инде. Катнашучыларның төп өле­шен 15 – 19 август көннәрендә көтә­ләр. Лилия Галимова сүзләренчә, ниндидер сәяси вазгыятькә карап, чемпионатта катнашудан баш тарткан илләр юк. Кичә Президент Универсиада авылында кунак­лар яшәячәк урыннар бе­лән танышты, катнашучыларга аккредитация уздыра торган үзәктә булды.

Шимбә, Физкультурачылар көне уңаен­нан, спортта уңышка ирешкән ке­шеләр белән очрашу көтелә. Рөстәм Миң­неханов Казан Кремлендә спортчыларны һәм аларның тренерларын бү­ләкләячәк.
Сайлауга да бер ай вакыт калып бара. Журналистлар әзерлек эшен Казан Крем­ленең ничек бәяләвен сорады.

– Үзәк сайлау комиссия­сен­нән, мәгълү­мат чараларыннан алган мәгълүматларга таянабыз, күзәтеп торабыз. Сайлау, га­дәттә, стандарт булмаган вакыйгаларсыз гына үтми инде. Бу – көрәш, – диде Лилия Галимова.
Сайлау алдыннан кайбер пар­тия вә­кил­ләре Татарстанда ки­леп туган кайбер вакыйгаларны үз файдасына бормакчы. Мә­сәлән, Казан төзелешләрендә кранда эшләүчеләр куркынычсызлык кагыйдәлә­ренең үтәлмә­ве­нә ризасызлык белдерде. Алар­ның каршылыгын оппозицион пар­тияләр үз мәнфә­гать­ләрендә куллана. Жур­налистлар бу уңайдан Казан Крем­ленең фикерен ишетергә теләде. “Мондый вазгыятьне сәяси партияләр күтәреп ала һәм үз файдасына бора. Бу хакта сезгә сөйләп торырга кирәкми”, – диде Лилия Галимова. Кыскасы, каш ясыйм дип, күз чыгармасыннар һәм кешеләр зыян күр­мәсен – шуңа гына борчылалар.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү