Сайлау көнне башка участокта тавыш бирергә теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә

Участок сайлау комиссияләре ТР Дәүләт Советына сайлауларда теркәлү урыны буенча түгел, ә яшәү урыны буенча тавыш бирергә теләгән татарстанлылардан гаризалар кабул итә башлады. Бу — сайлау көнне, мәсәлән, командировкага, дачага китүче кешеләр өчен үзләренең гражданлык бурычын үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр.

«Сайлаучылар исемлегенә кертү турындагы гаризалар 8 сентябрьдә барлык 2 811 сайлау участогында да кабул ителә. Татарстанлылар теләсә кайсы участокта гариза тапшыра ала», — дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Зур шәһәрләрдә гаризалар сайлау участокларында эш көннәрендә – 9.00-18.00, ял көннәрендә (30 август – Республика көнен дә кертеп) 9.00-13.00 сәгатьләрдә кабул ителә. Сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаларны 4 сентябрьгә кадәр тапшырырга була. Үзең белән паспортыңны да алып килү таләп ителә. Сайлаучыга гариза бланкын участокта бирәчәкләр.

Участок сайлау комиссияләреннән тыш, мондый гаризаны Территориаль сайлау комиссияләрендә, Күпфункцияле үзәкләрдә, Россия дәүләт хезмәтләре порталында да тапшырырга мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/28/192417/


Фикер өстәү