Себердәге урманнарны янгыннан коткаручылар ничә сум хезмәт хакы ала?

Инде ничә атналар рәттән Себер якларында урманнар яна. Әлеге янгынны сүндерүдә күпме техника, һәм күпме янгын сүндерүчеләр катнаша. Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә янгыннарны сүндерүдә катнашкан  бригаданың җитәкчесе Андрей Поздняковның кыска гына видеоязмасы чыкты. Янгын сүндерүче анда ничек эшләүләрен, ничә сум хезмәт хакы алулары хакында сөйли:

«Без болай кичке 10 га кадәр генә эшләргә тиеш, ләкин төнлә белән дә эшләргә туры килә. Чөнки ул вакытта эшләү кулайрак — ялкыннар бераз сүрелә. Бөтен бригадалар да андый түгел, билгеле, ләкин без үз эшебезне яратабыз»,- ди ул. Ә хезмәт хакына килгәндә: «Төнлә эшләгәнгә 40 сум түләргә дә мөмкиннәр. Кайвакыт 80 сум чыга. Ничек түләнүен аңламыйбыз», дип белдерә Андрей.

 


Фикер өстәү