Себердәге урман янгыннарының төп сәбәбе билгеле

Себердәге урман янгыннарының төп сәбәбе ут белән саксыз эш итү, дип белдерде гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Игорь Кобзев Дәүләт Думасында узган эш киңәшмәсендә.
Шул ук вакытта, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, төбәктә узган коры яшеннәр янгынның төп сәбәбе булмаган. Үз чиратында, Рослесхоз башлыгы вазифаларын башкаручы Михаил Климов контрольдәге зоналарда (янгыннарны сүндерү мәҗбүри түгел һәм җирле хакимият карары буенча башкарыла торган зоналар) урман янгыннарының коры яшен аркасында башлануын әйтте.

 


Фикер өстәү