Сентябрьдә һава торышы нинди булыр

Россия Гидрометеоүзәгенең якынча фаразына караганда, Россиянең Европа һәм Азия өлешендә сентябрьдә уртача һава температурасы нормадан югарырак булачак. Бу хакта «Российская газета» яза.

Көзнең беренче ае Мәскәүдә, Уралда, Себердә, Якутиядә, Чукоткада, Камчаткада һәм Забайкальеда җылырак булачак. Алтайда уртача һава температурасы нормадан түбәнрәк булыр дип көтелә, дип билгеләп үтә басма.

Моннан тыш, «Илнең Европа территориясе көньягының күпчелек өлешендә явым-төшем күп еллык уртача күрсәткечтән кимрәк булыр дип фаразлана», — дип сөйләде синоптиклар.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/21/191970/


Фикер өстәү