Сез – яхшы күршеме?| ТЕСТ

  1. Күршегезгә яңа гаилә күченеп килүне ничек кабул итәр идегез?

а) бер сүзем юк, алар белән танышып, кирәк икән, ярдәм кулы да суза алам (7 балл);

б) миңа барыбер, танышырга теләсәләр, үзләре җаен табар әле (0);

в) тискәре: яңа күршеләрнең якын арада ремонтка тотыначакларын, тавыш, ыгы-зыгы башланачагын күз алдыма китерәм дә җен ачуы чыга (2).

  1. Күршеләрегез көнаралаш талашып яши, ди. Сез нишлисез?

а) җаен туры китереп әйтеп, киңәшләремне бирәчәкмен (0);

б) игътибар итмәскә тырышачакмын, бәлки, күршеләргә кереп, тыныч булуларын да сорармын әле (5);

в) полиция чакырту белән янаячакмын (3).

  1. Күршеләрегезнең шәхси тормышын башкалар белән “чәйнәргә” яратасызмы?

а) беркайчан да, үземнеке үземә җиткән (0);

б) кайчак алар белән бәйле күңелле хәлләр искә төшә дә, якыннарыма сөйләп көлдерәм (4);

в) һәрвакыт диярлек, аларга булган үпкәләрем дә юкка чыккан кебек була (6).

  1. Күршеләрегез яңа җиһаз сатып алган да искесен арзан бәядән генә сезгә тәкъдим итә, ди. Моны ничек аңларга?

а) алар безгә яхшылык эшләргә тели (2);

б) чыгарып ташлаганчы, аз булса да акча эшләп калыйм дип тырышалар инде (0);

в) алар безне хәерчегә саный (7);

  1. Күршегезгә полиция хезмәткәре кереп киткәнне күреп калсагыз, нишлисез?

а) артыннан ук кереп җитәм, бәлки, ярдәмем кирәктер (7);

б) ул киткәч, нәрсә булганын белешергә керәчәкмен (4);

в) бернәрсә булмагандай тыныч кына үз эшләремне караячакмын (0).

Нәтиҗә:

19 баллдан түбәнрәк. Күршегез белән бер-берегезгә бәйләнмичә, артык ялыктырмыйча гына яши беләсез. Бер-берегезнең тормышына да тыкшынмыйсыз. Әмма кирәк чакта, һәр икегез дә ярдәм кулы сузарга әзер.

20-47 балл. Сез – чын мәгънәсендә яхшы күрше. Кирәк чакта тыңлап, киңәшләрегезне бирергә, бөтен эшегезне ташлап ярдәм итәргә әзер торасыз. Күршегез сезгә, курыкмыйча, серләрен дә сөйли ала.

48-58 балл. Күршеләрегез сезне артык бәйләнчек кешегә саный. Күп нәрсәне күрмичә, ишетмичә яшәүне гадәткә кертсәгез иде. Юкса, күршеләрегез белән этле-мәчеле яшәүгә дә күп калмаячак.


Фикер өстәү