Татар егете Дамир Йосыпов 230 кешене коткарды. Сезнең өчен каһарман кем ул? (CОРАШТЫРУ)

“Урал авиалинияләре” ширкәтенең Дамир Йосыпов (рәсемдә) җитәкчелегендәге экипажы Мәскәү өлкәсендә очкычны ашыгыч рәвештә кукуруз басуына төшереп утырткан. Шул рәвешле алар 226 пассажир (6сы – балалар) һәм 5 экипаж әгъзасын коткарып калган. Симферопольгә юл тоткан А-321 самолетының моторына кошлар эләккән һәм шуның аркасында гадәттән тыш хәл килеп чыккан, дип фаразлана. Дамир Йосыпов һәм аның иптәшләрен каһарман дип атыйлар. Ә сезнең өчен каһарман кем ул?

Факил Сафин, язучы:

– Кеше гомерләрен саклап калучы командирның гамәлен мин иң беренче чиратта профессионализм дип бәялим. Ул – һичшиксез, үз эшенең остасы. Кешеләрнең гомерен саклап калу хөрмәткә бик лаек. Һәр заманның – үз герое дигәндәй, безнең заманда да андый кешеләр бар. Герой дип без үз гомерен куркыныч астына куеп, башкаларны коткаручыны әйтәбез. Суда батучыларны коткару, янгыннан коткару, мәсәлән. Шушы һөнәр кешеләре булмасалар да, гражданлык бурычын үтәп, гомерләрен куркыныч астына куючылар, шушы юлда һәлак булучылар бар. Геройларны күрә, бәяли беләбезме? Анысы инде – икенче мәсьәлә.

Ләйсән Яппарова, хисапчы:

– Очкычка утырырга курыкканга күрә, чит илне дә күргән юк. Шуңа да узган ел Сочига машина белән бардык. Кукуруз арасына төшкән самолет мине тагын куркытты гына әле. Әмма пилотның батырларча эш иткәненә сокланырлык. Минем дә күңелемдә генә йөрткән үз героем бар. Моннан 12 ел элек Казанның Короленко урамында бер тулай торакта яшәдек. Икенче катта тордык. Кечкенә балам белән өйдә утыра идем. Кызым юыну бүлмәсе аша балконга чыккан. Шуннан урамга чыкмакчы булган. Ярый әле аска төшеп баручы баланы бер егет күреп алган. Шул кеше коткарды. Ул чакта без аңа хәтта рәхмәт тә әйтә алмадык, ул үзе дә туктап тормады. Әмма без аны онытмадык.  Кызымны кочып алган саен, ул кешегә рәхмәт укыйм.

Динә Закирова, скрипкачы:

– Безнең заманда геройлар күп очрый. Батырлыкны эшләп кенә торалар. Минем тормышымда да каһарман дип атарлык кешеләр күп булды. Әнием авырганда, мин моңа тагын да инандым. Сорамаган килеш тә ярдәм кулы сузу, сине һәрчак юатып, тынычландырып тору да – каһарманлык, минемчә. Үзем дә кеше кайгысына битараф булмаска, ничек тә аның хәленә керергә, ярдәм итәргә тырышам. Хәзерге заманда дөнья эгоистлар белән тулды. Кеше үз туганына да ярдәм итәргә куркып тора. Ә бу очучыга күпме кеше рәхмәт укыячак. Бик күпләргә үрнәк булырлык нинди зур эш башкарганын аңлап та бетермидер әле ул.

Равил хәзрәт Бикбаев, Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы:

– Ул хәбәрләрне ишеттек. Бу хәл могҗиза шикелле кабул ителә. Очкычны хәвеф-хәтәрдән йолып калучы – әлбәттә, чын профессионал. Аннары ул егетнең намаз укучы икәнен дә белдек.  Намаз укучы булгач, авыр хәлдә Аллаһтан ярдәм сорагандыр һәм Раббыбыз рәхмәтеннән ташламаган, ярдәм иткән. Самолет багы бензин белән тулы булган, шундый хәлдә дә янмаган, шартламаган. Юкса, бик аяныч тәмамланырга мөмкин иде. Күпме кешенең гомере турында сүз бара бит. Алар үзләрен яңадан туган кебек хис итәдер.

Рәмзия Садыйкова, укытучы (Казан):

– Үз тормышыңны куркыныч астына куеп, үзең турында уйламыйча, башкаларга ярдәм итәргә тырышу бит инде бу. Каһарманнар безнең заманда да бар. Ул пилотка рәхмәттән башка сүз юк. Андый авыр хәлдә калырга язмасын. Берчакны елгада су коенганда, абыйның биш-алты яшьлек кызын чоңгыл үзенә тартып, агызып китте. Сеңелемне коткармакчы булып, аңа ябыштым. Көчле өермә мине дә эләктереп, су астына сөйрәде. Абый күреп, бер-бер артлы икебезне дә  тартып чыгармаса, белмим, ниләр булып бетәр иде икән?!

41 яшьлек Дамир Йосыпов Красноярск краенда дөньяга килә. Аннары аларның гаиләсе Самара өлкәсендәге Сызрань каласына күченә. Вертолетта очкан әтисен күреп, Дамир да кечкенәдән күккә күтәрелү турында хыяллана. Әмма очучылар әзерли торган уку йортына тиз генә эләгә алмый.  Штурвалга утырганчы, ул юрист булып эшли. Сызраньдагы татарларның милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе урынбасары була. Динле кеше булуы билгеле. 2013 елда  гына Дамир Йосыпов коммерция авиациясе пилоты таныклыгы ала һәм “Урал авиалинияләре” авиакомпаниясенә эшкә урнаша. Бу вакытта инде аңа 36 яшь була. Очкыч командиры итеп узган ел гына билгеләнә. Дамир Россия буйлап та, чит илләргә дә оча. Аңа “Ак барс” хоккей командасы һәм “Рубин” футбол клубы, фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы спортчыларын да йөртергә туры килгән.


Фикер өстәү