Сезне «Балалар парады» фестиваленә чакыралар!

18нче августта «Кырлай» аттракционнар паркында ел саен үткәрелә торган «Балалар парады» сигезенче шәһәр гаилә фестивале узачак. Бәйрәм кунакларын мавыктыргыч программа көтә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кунаклар өчен концерт, фотозоналар һәм күптөрле сюрпризлар әзерләнгән.

Узган ел 20 меңнән артык кеше бәйрәм кунаклары булган. Бу елда оештыручылар 25 меңнән дә аз булмаган әниләр, әтиләр һәм балалар килер дип көтә.

Фестиваль ел саен үзенең гадәти булмаган программасы белән шаккаттыра. Әйтик, 2012 елда һавага йөзләгән шар һәм күгәрченнәр очырылган, 2016 елда кунакларның күз алдында зур ромашка чәчәк аткан, 2017 елда күккә болыт өстендә зур кояш «очкан».

Бәйрәм 10.30 сәгатьтә башланачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

 


Фикер өстәү