Шәһәр көнен үткәргәндә Казанда җәмәгать транспортлары ничек эшләячәк, һәм кайсы урамнарда хәрәкәт чикләнә?

Шәһәр көнен үткәрү вакытында Казанда юлларның кайбер участокларында хәрәкәт чикләнәчәк. Бу хакта Казан Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе утырышында мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.

«Меңьеллык мәйданында һәм «Казан» гаилә үзәге янында бәйрәм чаралары үткәрү урыннарында хәрәкәт чикләнәчәк», — дип билгеләп үтте спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, 27-28 августта, 28-29 августта, иртәнге сәгать 10нан иртәнге 6га кадәр Меңьеллык мәйданы һәм Ташаяк урамы ябылачак. Шулай ук чикләү 29 августта кичке сәгать 8дән 31 август иртәнге 6га кадәр булачак.

«Бәйрәм чаралары көнендә 7.00 сәгатьтән алып 00.00 сәгатькә кадәр Сибгат Хәким урамы Бондаренко урамыннан Декабристлар урамына кадәр ябыла», — дип ачыклык кертте Азат Абзалов.

Моннан тыш, Татарстан башкаласы кунакларына уңайлы булсын өчен шәһәр җәмәгать транспорты көчәйтелгән график буенча 00.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.


Фикер өстәү