Шәп проектың бар икән — катнаш

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы яшьләр советы «Хәрәкәт» Яшьләр проектларының юбилей конкурсында катнашуга гаризалар кабул итүне башлап җибәрде. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс татар яшьләренең социаль әһәмиятле, мәдәни, мәгариф, иҗади, спорт һәм башка инициативалар проектларын үстерү максатыннан үткәрелә.
Быел конкурс 7 номинация буенча узачак:

1) Татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү өлкәсендә иң яхшы проект;
2) Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә иң яхшы проект;
3) Яшьләргә рухи һәм әхлакый тәрбия бирү өлкәсендә иң яхшы проект;
4) Милли элемент белән иң яхшы IT һәм бизнес-проект;
5) Югары уку йортының иң яхшы студентлар якташлык җәмгыяте;
6) Иң яхшы чит ил проекты;
7) Иң яхшы татар блогеры.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2019 елның 21 сентябрендә «Цифрлы эшлекле киңлек» мәйданчыгында яшьләр, шәһәр җәмәгатьчелеге, дәүләт хакимияте органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башка оешмалар вәкилләре катнашында узачак.

Катнашу өчен, сылтама буенча форманы тутырырга һәм видеороликны йөкләргә кирәк https://www.tatyashlare.ru/konkursharakat/zayavkalar.

Материалларны 2019 елның 5 сентябренә кадәр (бу көнне дә кертеп) җибәрергә кирәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат һәм белешмәләр өчен контактлар http://tatyashlare.ruсайтында урнаштырылган.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/05/191016/


Фикер өстәү