Шимбә – өермә, якшәмбе – юлда йөрмә

Бу атна ахырында Казанга килүчеләр, шәһәргә керә алмыйча, сәгатьләр буе “бөке”дә утырды. Шимбә көнне исә Балтач аша өермә узган. Зыян күрүчеләр дә бар.

Табигать кинәт кенә әллә ниләр эшләп куя. Җәй күрмәдек, дип зарланган арада, әле яңгыр ишеп явып китә, әле боз, әле давыл… Табигать кыланмышыннан Балтач районында да зыян күрүчеләр булган. Шөкер, кешеләр исән-сау, ә менә каралты-курага карарлык түгел. Кургем авылында давыл кагылмаган 4 йорт кына калган.

– Өермә бөтен йортларның түбәсен алып ташлады. Бик көчле килде. Башта нәрсә икән дип уйлап тордык әле. Кем белгән бит зыян китерәсен. Күршеләрнең машинасына агач ауды, сарай түбәләреннән шиферлар төшеп бетте. Без, чынлап та, дөнья бетә икән, дип утырдык, – дип сөйләде үзен Флера дип таныштырган әңгәмәдәшебез.

Кургем – 20 хуҗалыклы авыл. Өермә шуларның 12сенә зыян китергән. Дүртесендә йорт һәм каралты-кура түбәсез калды. Куныр авыл җирлеге башлыгы Руслан Егоров әйтүенчә, зыян күрүчеләргә тиз арада ярдәм күрсәтәчәкләр.

– Безнең авылда яңгыр матур гына яуды. Сеңдереп кенә төште. Әле тәрәзәдән карап сокланып та тордым, – дип сөйли Балтачның Түнтәр авылында яшәүче укучыбыз Әлфинур Якупова. – Балтачта боз яуган хәтта. Норма, Янгул якларында да көчле яңгыр булган. Сөт җыючы Рамил сөйләде боларны. Кургемдә өермә кайнап торган су кебек котырынган. Аллаһы Тәгаләнең бер кисәтүедер инде бу. Корбан бәйрәме, Гает дип тә тормый бит кайберәүләр. Кеше рәнҗетүдән дә курыкмыйлар, дөньяны бозыклык басты. Безнең әни моны, ахырзаман алдыннан шулай була, ди. Әллә җылы җәй күрмичә зарлануыбызга табигать үз сүзен әйтә инде. Аптыраган.

Гадәттән тыш хәлләр якшәмбе көнне Казанга керү юлларында булды. Бәйрәмнән соң башкалага юл тоткан халык өйләренә кайтып җитә алмыйча аптырады.

– Баштарак эшнең нидә икәнен аңламадык. Кукмарага кайткан идек. Питрәч районына кергәч, алдагы машинаның күплеген күреп, башлар әйләнеп китте. Аның каравы тик утырганда, 112 бит китап укыдым, – ди Рәзинә Гатиятуллина.

Казан белән Чаллыны тоташтыручы М7 юлының да бер өлешен ябып куйдылар. Питрәч районының Званка авылы янында гадәттән тыш хәл була. Бельгиядән Стәрлетамакка баручы тригонокс матдәсе төялгән автоцистернаның суыту җайланмасы ватылу сәбәпле, куркыныч матдә тышка чыга. Ул-бу булмасын дип, Чаллы ягына таба хәрәкәтне туктаталар. Шулай итеп, федераль трассада берничә чакрымга сузылган “бөке” барлыкка килә. Сүз уңаеннан, Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре вакыйга урынында һавадан һәм сыеклык аккан җирдән 15 төрле анализ алган. “Һаваның зарарланмавы ачыкланды. Ә менә туфрактагы анализ нәтиҗәләре ике атнадан соң гына билгеле булачак”, – ди министрлыкның матбугат бүлеге җитәкчесе Лилия Мөлекова.

Юлдагы машиналарның күплеге, яңгыр яву һәм шул ук М7 юлында Мишә елгасы аша салынган күпердәге ремонт хәрәкәтне тагын да кискенләштерә. Чаллы ягыннан килүчеләр Шәле белән Мишә елгасы арасындагы берничә чакрымлык юлда утыра. Лаеш районында исә Имәнкискә авылыннан Сокуры бистәсенә кадәр “бөке” җыела. Урау юллар аша китүчеләргә дә җиңел булмый. Шулай итеп, Казанга кайту берничә сәгатькә сузыла.

Гөлгенә Шиһапова

Фото: vk.com


Фикер өстәү