Шоу түгел, уйландыру кирәк

Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан быел Салават концертында катнаша. Тамашачы аның “Әлмәндәр җыры”н, “Уйна гармун, уйна”ны бик җылы кабул итә, сагынуын белдерә. Җырчы бүген нинди уй-ниятләр белән яши, нәрсә өчен борчыла, нинди киңәш-тәкъдимнәре бар? “ВТ” хәбәрчесе әнә шуларны белешеп кайтты.

– Закир абый, сезнең кебек гармунда уйнап җырлаучылар – бүген бик сирәк күренеш. Сезнеңчә, нигә гармунның абруе түбән төште?

– Гармун – минем өчен иң кадерле уен коралы. Баянга кушылып җырларга яратам, үземне халыкка җырчы музыкант дип таныштырам. Гармуннан башка татар җыр сәнгатен күз алдына китереп булмый. Ләкин гармун катнашкан концертлар кими бара. Гармун яклауга мохтаҗ, аны пропагандалауны дәвам иттерергә кирәк. Шәхсән үзем һәрбер концертта бишләп җырны баянда уйнап башкарам. Моңа өстәп, гармунны пропагандалаган фестивальләрне ешрак оештырасы иде. Заманында “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале бик зур бәйрәмгә әверелә, урам әйләнүләр белән тәмамлана иде. Шушы бәйрәмне яңадан тергезергә кирәк. Баянга кушылып җырлый торган җанлы концертлар, кичәләр оештыру да артык булмас. Гастрольләрдә йөри торган җырчыларга, баянга кушылып, бер-ике җыр башкаруны мәҗбүри итсәң дә, комачауламас иде.

– Гармуннан читләшеп, без нәрсәне югалтабыз?

– Моң югала. Гармун – камера уен коралы. Ләкин аны скрипка, флейта һәм башка уен коралларын кушып, баетып була. Мин монда җанлы концертны күз уңында тотам. Алар, ни кызганыч, юк дәрәҗәсендә. Чөнки җанлы концертны техник яктан тәэмин итү бик катлаулы. Билет бәясе дә арта. Татар тамашачысы концертка 3-5әр мең сум түләп керергә әзер түгел әле. Мәскәү артистларына 5-6 мең сумга баралар әле, ләкин татарныкына түгел.

– Тамашачы сезне туры сүзле, социаль темаларга да җырлаучы артист итеп кабул итте. Башта сайлаган юл, җырларның темасы, эчтәлеге үзгәрмәдеме?

– Турыдан-туры, уян, татар, дигән эчтәлектәге җырларны Зөлфәт Хәким, Флера Талипова башкарды. Аларның – үз юлы, минем – үземнеке. Миңа калса, милли хис һәр татарның күңелендә булырга тиеш. Милли горурлык барыннан да бигрәк гаиләдә тәрбияләнә. Минем максат – татар җырын пропагандалау. Җыр аша телне үстерүдә катнашам, дип уйлыйм. Чөнки үзем дә телне җыр аша үзләштердем. Минем ана телем Казан татарлары теленнән шактый аерыла. Себердә Бараба дигән дала бар. Мин шунда үстем. Анда татарның 5-6 меңлек зур бер өлеше яши.

– Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә мәктәпләрдә татар теле дәресләре шактый кимеде. Мондый шартларда киләчәгебез өметлеме?

– Толерантлык тамыр җәйде. Милли мәсьәләләрне күтәрергә ярамый, юкса алар төрле маддәләргә туры китерелә. Бик ансат кына шовинизмда, экстремизмда гаепләргә мөмкиннәр. Шуңа күрә бик сак, ләкин милләт буларак хокукларны якларга кирәк. Халыкара белгечләр, юристлар ярдәмендә без рәсми рәвештә үзебезнең мәнфәгатьләребезне якларга тиешбез. Моның өчен Дәүләт Советында, Думада утырган депутатлар эш итәргә тиеш. Өмет дигәннән… Проблема үзебездә бит. Кемнәндер гаеп эзлибез, мәктәпләрдә дәресләр кыскартылды, дигән булабыз да, әти-әниләрнең бит балаларын татар сыйныфына бирәсе килми. Милли горурлык җитеп бетми. Оптимизмга килгәндә, хәзер тынычландым инде. Казанга кайтканда, бик милләтпәрвәр идем. Кызым татар мәктәбендә укымады. Татарча әйбәт сөйләшә. Чөнки тел гаиләдә бирелә.

– Эстрада шулкадәр чуар, сәхнәгә менәргә теләүчеләр шундый күп. Анда югалып калмас, конкуренцияне җиңәр өчен, нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

– Гомереңне сәхнә белән бәйләү өчен бик сәләтле булырга кирәк. Безнең вакытта сәләтле кешегә сәхнәгә чыгарга җиңел иде әле ул. Җыр яздырасың да, аны радио-телевидение ала, бернинди проблема юк иде. Хәзер бөтен нәрсә акчага килеп терәлә. Иң беренче тавыш мөмкинлеге, җырның эчтәлеге, мәгънәсе түгел, кесәңнең калынлыгы бәяләнә. Кесәң калын булса, популярлаша аласың. Шулай итеп, бүген популярлык критерийлары бернинди кысаларга да сыймый, аңлашылмый да. Юкса, тамашачының зәвыгын үстерергә кирәк, ә ул иң арткы планда кала. Зәвык дигәнең бик түбән. Бу юнәлештә тәрбияне мәктәптән үк башларга кирәк, ә бу эш бөтенләй туктатылды. Элек җыр дәресләрен профессионаллар алып бара иде, хәзер физкультура укытучысына йөкләнергә мөмкин. Яисә берәр буш укытучы керә дә, җыр текстын өйрәтә. Монда инде Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаровларның иҗатын өйрәнү турында хыялланып та булмый. Халыкка шау-шу, күңел ачу кирәк. Сәхнәдә төрле эффектлар, утлар булсын, аның моңлы җыр тыңлыйсы килми. Ә бит безнең җыр мелизматикага бай, башка халыкларда булмаган “моң” дигән төшенчәбез бар. Менә шул байлыкны саклап каласы иде. Хәзерге заман эстрада җыры милли төсмерен югалтты. Без Европага омтылабыз, шул рәвешле милли йөзебезне югалтабыз. “Үзгәреш җиле” эзләнә, бәлки булырга да тиештер бу проект. Ләкин аны оештыручыларга сораулар бик күп.

– Үзегезнең иҗатыгыз ни хәлдә? Чыгышларыгыз еш буламы?

– Мин – һәрвакыт сәхнәдә. Гастрольләрдә йөрим, авылларга барам. Ә бит авылга йөрүне, гомумән, кирәк дип санамыйлар хәзер. Дөрес, табышлы түгел, ләкин милләтебезнең төп чыганагы – авылда. Тел, җыр-моң да авылда саклана. Артистларны гына алсак та, туксан проценты – авыл балалары. Шуңа күрә авыл тамашачысын кыерсытмаска кирәк. Шундый җирләр бар: аларга еллар буе бернинди концерт килмәгән була. Ә клублар бит эшли. Президент программасы нигезендә матур-матур мәдәният йортлары салынды. Шуларның күбесе буш тора. Чөнки очраклы кешеләр мөдир итеп куелган. Сезгә киләбез әле, дип шалтыратсаң, мәгънәсе юк, халык йөрми, диючеләр бар. Ә ни өчен халык белән эшләү юк соң? Миңа калса, кадрлар мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Шул ук вакытта актив районнар да бар. Андыйларда тормыш гөрли, авыл белән авыл кунакка йөри, мәдәни чаралар үткәрә. Мондый җирләрдә тел дә, рух та саклана. Россия буйлап та йөрим, егерме елдан артык Бөтендөнья татар конгрессы һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Сабан туйларында катнашам.

– Быел туган ягыгызда узган федераль Сабан туенда катнаша алмадыгыз. Ни өчен шундый күңелсез хәл килеп чыкты икән?

– Новосибирскида узган Сабан туенда, чыннан да, катнаша алмадым. Кемнең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыкты бу хәл, әйтә алмыйм. Мәдәният министрлыгында да, Бөтендөнья татар конгрессында да минем шул яктан булганымны бик яхшы беләләр. Юкса, Новосибирск җирендә федераль Сабан туе, бәлки йөз елга бер туры киләдер. Шушы яктан чыккан кеше буларак, мин анда һичшиксез булырга тиеш идем. Бу – минем фикерем генә түгел. Киң җәмәгатьчелек, сәнгать осталары да шул ук фикерне белдерделәр. Кемнеңдер игътибарсызлыгы, мәрхәмәтсезлеге аркасында, Сабан туе миннән башка үтте.

Җырчының төп бурычы нәрсәдә?

– Бүген тормыш кыйммәтләре шактый үзгәрде. Шуңа күрә һәрбер артист тамашачыны уйланырга чакырырга тиеш. Җырчының төп бурычы әнә шунда. Уйланырга сәбәпләр бик күп. Күптән инде бер-беребезгә кунакка йөрмибез, үз читлекләребезгә бикләндек, үз мохитебездә яшибез. Бөтенебез дөнья куабыз, һәрберебезнең кулында – телефон. Күрешеп аралашу юк, чын тормышны телефон һәм социаль челтәрләргә алмаштырдык. Туган –  туганны, бала – әти-әнине, һәм киресенчә, әти-әни баланы белми. Шул сәбәпле юктан гына зур низаглар килеп чыга. Юлда йөргәч, шундый күңелсез хәлләргә тап буласың. Әйтик, бала туган нигезгә әти-әни исән чагында кайтып йөри. Әти-әни үлгәч, мал бүлешү, судлашу башлана. Бу бит – татар халкына бөтенләй ят нәрсәләр. Минем “Суынмасын туганлыкның аралары” дигән җырым да бар. Концерттан соң, килеп, кулны кысучылар, тамаша тәмамлангач та, тарала алмыйча, фикер алышулар күп була. Димәк, мин, булдыра алганча, үз бурычымны үтәп киләм.

Гөлинә Гыймадова    


Фикер өстәү