Соңгы тапкыр нинди китап укыдыгыз? (СОРАШТЫРУ)

“Без барыбер, тора-бара, кәгазьдән укуга күчәрбез, дип уйлыйм. Китап укыган кеше – бөтенләй башка кеше бит ул…” Сишәмбе көнне журналистлар белән очрашканда, Татарстан Президенты әнә шулай дип әйтте. Республика башлыгы фикеренчә, халык укысын өчен, язучылар да тырышырга тиеш. Соңгы тапкыр нинди китап укыдыгыз?

Зиннур Мансуров, язучы, Тукай бүләге иясе:
– Мин бик тә китап яратам. Иҗат буенча да күп укырга туры килә. Безнең Мамадыш районының Тү­бән Ушма авылында ике китапханә бар иде. Сыйныфташлар белән яры­ша-ярыша укыдык. Аның каравы вузга кергәч, җиңел булды. Студент вакыттан бирле Тукайның иҗатын өйрәндем. Аның томнарын йөз­ләрчә кат укый идем. Һәр укыган саен ниндидер яңалык табам. Мәктәп елларындагы бер күңелле вакыйга истә калган. Китапханәгә Александр Пушкинның томнары кайтты. Бер китапны алдым да ачып җибәрдем. “Мансурову” дигән ши­гырьгә тап булдым. И сөендем инде! Шатланып, бу китапны өйгә алып кайттым. Әти белән әнидән: “Пушкин безнең фамилияне каян белә икән?” – дип сорап йөдәткәнем истә. Соңрак мин бу шигырьнең кемгә язылганын да белдем. Миңа булмаса да, җавап итеп шигырь яздым.

Вәсилә Заһидуллина, фельдшер (Әлмәт районы):
– Авылда эш күп, укырга вакыт калмый. Эштән соң өй мәшәкате, бакчасы бар. Соңгы тапкыр нәрсә укыганымны хәтерләмим. Балачакта Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романын яратып укыган идем. Кызым быел унберенче сыйныфка бара. Балалар да озаклап китап укып утырмый, күбрәк телефонда, интернетта алар. Китапх­а­нә­гә дә бик йөрмиләр, техника заманасы бит.

Гөлнара Ибраһимова, психолог:
– Элек гел китап җыя идем. Аннары басма китаплар урынны күп ала дип, электрон китапка күчтем. Хәзер яңадан китап кибетләре буйлап йөрим. Моның сәбәбе яшь үзгәрүгә дә бәйледер, чөнки электрон вариантны озак укып булмый, күз авырта башлый. Аудиокитап­лар да тыңларга яратам, анысы­ның уңай ягы: берәр эш башкарганда да тыңларга мөмкин. Кәгазь китапларны кайта-кайта укыйм, күңелгә ошаган фикерләрнең асларына сызып куям. Күбрәк һөнәрем буенча психологиягә кагылышлы язмалар җәлеп итә.

Эльмира Шәрифуллина, шагыйрә:
– Көндәлек матбугатны икешәр сәгать укып утырам. Соңгы вакытта Роза Мулланурованың “Ялгыз каеннардан ялгыз” дигән китабын укыдым. Кайбер кешенең әсәрен укы­й­сың, эзлеклелек югала, шуннан соң кызыгы кими. Монда бәйләнеш көчле, шулкадәр соклангыч. Китап укудан алган ләззәтне башка беркайдан да алып булмый. Укырга кечкенәдән яратам, ул безнең канга сеңгән. Язучы кешегә башкаларның иҗаты белән танышып бару да кирәк. Балалар, интернеттан аерылып, китапка да вакыт бирсен иде.

 

Наилә Гарифуллина, укытучы:
– Китап укырга бик яратам. Шуңа укытучы Китап бит ул – бик сихри әй­бер. Эченә кереп китәсең дә, тизрәк ахырын беләсе килә. Быел Зифа Кадыйрованың бөтен китапларын, Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача”сын укып чыктым. Эштән кайткач, ашарга әзерләп, гаиләмне ашатып, өч баламны йоклатканнан соң, көн дә ике-өч сәгать укыдым. Китап уку тынычландыра, бөтен проблемаларны оныттыра. Шөкер, олы кызым да китап ярата. Җәйге чорга бирелгән 33 китапның барысын да укып чыкты.

Энгель Фәттахов, Актаныш районы башлыгы:
– Аспирантура бетергәннән бир­ле, әдәби китаплар укыган юк. Мәктәп елларында Габдрахман Әп­сәләмов әсәрләрен яратып укый идем. Эш буенча һәрвакыт укырга туры килә. Педагогика, психология, җитәкче­лек эше һәм башкалар буенча. Укымыйча үсеш була алмый. Шигъриятне бик яратам. Бигрәк тә Һади Такташ, Әнгам Атнабаев ши­гырьләре ошый. Алар безнең балачакны чагылдыра. Машинада барганда, аудиоҗыентык­лар­ны тың­лар­га була. Әдәби әсәр­ләргә вакыт тими шул.


Фикер өстәү