Спорт министры Владимир Леонов: «Безгә хәзер ышаналар»

Казансуга ике мәртәбә керәләр. Моннан бер ай элек Татарстан башкаласы Су спорты төрләре буенча 2025 елгы дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулады. 2015 елгы ярышлар да бездә узган иде. Нәрсә бу: безгә ышаныч нәтиҗәсеме, әллә инде зур чараны кабул итәргә теләгән илләр азмы? Татарстанның спорт министры Владимир ЛЕОНОВ белән әңгәмәне әнә шул сорау белән башладык.

 

– Сер түгел, яхшыга тиз ияләнәсең. Казанда зур чаралар узу гадәти хәлгә әйләнде, алар бик җиңел оештырыла кебек тоела башлады. Чынлыкта бу – дөнья чемпионатлары арасында иң күп медаль уйнатыла торган ярыш. Йөзү дә, синхрон йөзү дә, суга сикерү дә, хай-дайвинг та, су полосы да бар анда. Аннары бу чемпионатны дөньяда да кызыксынып карыйлар. 2015 елгы ярышны дәгъвалап йөргәндә,  Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) өчен Казан һәм Татарстан ачылмаган серле бер дөнья иде. Безнең кайда урнашканны да, биредә нинди халык яшәгәнен дә белмиләр иде. Ул вакытта әле Универсиада да узмаган. Хәзер инде әйтсәк тә була: 2015 елда нәрсә эшләгәнебезне күрсәтеп, барысын да гаҗәпләндерә алдык. Кая гына барсак та, ФИНА вәкилләре, спортчылар әле дә безнең башкаланы искә алалар.  2025 һәм 2027 елгы дөнья чемпионатларына җиде шәһәр дәгъва кылды. Беренчесен – безгә, икенчесен Будапештка бирделәр. 2015 һәм 2017 елгы ярышларны да чиратлашып уздырган идек. Чыннан да,  безгә ышаналар. Чөнки чемпионат оештыру җиңел эш түгел. ФИНА вәкилләренә ышанычлы теләктәшләр кирәк. Без,  гомумән,  бу оешма белән бик күп чаралар уздырабыз. Киләсе елга, мәсәлән, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында хай-дайвинг буенча дөнья кубогы оештырырга җыенабыз. ФИНА белән бергә спортчылар өчен Үсеш үзәге ачтык. Шуңа күрә безне сайлаулары гаҗәп тә түгел.

– ФИНАга яхшы оештыручы кирәк. Ә безгә бу ярыш нәрсә бирә?

– Үсешне арттыра. Бу – илне, Татарстанны, Казаныбызны тагын бер кат бар дөньяга күрсәтү мөмкинлеге дә. Чемпионатны тагын да яхшырак итеп уздырырга тырышачакбыз. 2025 елга кадәр нәрсә дә булса уйлап табачакбыз. Әлегә төп аренаның кайда буласы билгеле түгел. Анысы ярты ел эчендә ачыкланачак. Биш-алты вариант бар. Мәскәү һәм шул ук ФИНА белән фикер алышачакбыз.

– Футбол өчен төзелгән “Казан-Арена”да янә бассейн урнаштыру ихтималы бармы?

– Әлегә кайсы корылмалар турында сүз барганын әйтә алмыйм. Әмма араларында “Казан-Арена” да бар. Ник дигәндә, анда бу эшләрне ничек оештырып буласын беләбез. Әмма стадионга өстенлек бирелмәячәк.

– Яңа корылма төзелергә мөмкинме?

– Андый мөмкинлек тә бар. Бу хакта сөйләшергә иртәрәк әле. Әйтәм бит, әлеге мәсьәләгә ярты ел эчендә әйләнеп кайтачакбыз.

– Барыбыз да акча санарга ярата. 2015 елгы ярыш чыгымнары капландымы?

– Бу артык кыйммәтле проект түгел. Ник дигәндә, ярышларны булган корылмаларда уздырдык. Шәһәрне рәткә китердек, аның каравы, бик күп туристлар килде. Бүген без мондый чараларны кабул итәргә иң әзер шәһәр саналабыз. Зур төзелешләр башларга да кирәкми. Оештыру чыгымнары, корылмаларны әзерләү чаралары гына булачак. Ә 2025 елда узасы чемпионатның күпмегә төшәсе әлегә билгеле түгел.

 

«Спорт бүген модада»

– Мондый чараларның файдасы турында сүз барганда,  халыкның спортка карата мөнәсәбәте үзгәрү турында да еш сөйлиләр. Сез моны үзегез сизәсезме?

– Әлбәттә, сизәбез. Спорт белән шөгыльләнү үзе бер гадәткә әверелде. Беренчедән,  шартлар бар. Мактанып әйтүем түгел, бу мәсьәләдә Татарстан – беренче. Спорт мәктәпләренә кеше күп йөри. Массакүләм ярышларда катнашучылар саны өч көндә тула. Үзегез күреп торасыз: чит төбәкләрдән дә бик күп киләләр. Казан гына түгел, Чаллы, Әлмәт һәм башка калаларда да шул ук хәл. Спорт бүген модада һәм мондый күренеш җәеләчәк кенә. Спорт белән шөгыльләнүче хатын-кызлар артуы да сөендерә.

– Ничек уйлыйсыз, кайсысы мөһимрәк: шартлармы, әллә инде теләкме? Ни өчендер барысының да уңайлы спорт залларына йөрисе килә. Ә менә урамга чыгып гади йөгерү белән шөгыльләнүчеләр азрак.

– Тирә-яктагыларның спортка мөнәсәбәте мөһим. Килешәм: гади генә кроссовка киеп,  Казансу буена чыгып,  йөгереп керергә мөмкин. Спорт мәктәпләренә барырга була. Әмма шартларсыз да булмый. Һәр авылда диярлек спорт мәйданчыклары булдырдык. Халык саны 10 меңнән арткан калаларда бассейн, Боз сарае яки күпфункцияле спорт үзәкләре төзелә. Күзәтеп торабыз: алар буш түгел. Халык,  чыннан да,  спорт белән шөгыльләнә.

Профессиональ спортка килгәндә, анысы инде бөтенләй башка нәрсә. Бу очракта кеше тормышын спортка багышлый. Андый тәҗрибә миндә дә булды: су полосы белән шөгыльләндем. Бик авыр. Еш кына спортчыларны тәнкыйтьләргә яраталар. Алайса, футболчылар урынына чыгып үзегез уйнап карагыз! Читтән караганда гына җиңел тоела  ул. Ә чынлыкта талант һәм бик күп көч китә. Шуңа күрә спортчыларны хөрмәт итәргә кирәк. Спортчылар гомере буе чыгыш ясамый. Әле җәрәхәт алу куркынычы бар. Башка вакыйгалар булырга мөмкин. Спорттан киткәч, һөнәре булмаган килеш нәрсә эшләргә тиеш ул?

– Авылларны искә алдыгыз. Казандагы спорт вакыйгаларының шаукымы анда барып җитәме?

– Без республиканы калага һәм салага бүлмибез. Авыл районнары белән эшлибез, алардагы хәлләрне күреп торабыз. Әлбәттә, башкала белән авыл тормышын чагыштырып булмый. Авыллар өчен дә программалар бар. Яшь белгечләргә аерым игътибар күрсәтергә тырышабыз. Авыл районнары өчен аерым ярышлар уздырыла.  Алардан да көчле спортчылар үсеп чыга.

 

«Рубин” Татарстан брэнды булып кала бирә»

– Милли көрәшкә мөнәсәбәтегез ничек? Бу спорт төренең киләчәге турында ике фикер бар. Бер як – кагыйдәләрне үзгәртмичә генә, милли спорт төренең асылын саклап калу ягында. Икенче як исә,  көрәшне башка көрәш төрләренә дә яраклаштырып, халыкара мәйданга чыгарырга тәкъдим итә. Сез кайсы якта?

– Бик бәхәсле һәм нечкә мәсьәлә бу. Бездә бу спорт төренең үз тарихы һәм традицияләре бар. Көрәш дөньясында ныклы урыныбыз бар. Миңа калса, бу хакта федерация президенты белән дә сөйләшәбез, Татарстан белән генә чикләнмичә, көрәшне халыкара җәмәгатьчелек белән бергә атлап, дөньякүләм мәйданга чыгарырга кирәк.

– “Рубин”нан ни көтәсез? Без әле һаман моннан ун ел элек “Барселона”ны җиңү белән рухланабыз түгелме?

– Соңгы вакытта зур җиңүләр, яхшы нәтиҗәләр булмаса да,  “Рубин” Татарстан һәм Казанның  брэнды булып кала бирә. Команданы әле дә яраталар. Футбол сөючеләр әле дә өметләнә. Соңгы елларда “Рубин”га зур сынаулар аша узарга туры килде. Быел зур үзгәрешләр булды: яңа тренер эшли башлады, команда яшәрде. Баштарак зур өметләр булмаса да, чемпионатны яхшы башладык. Егетләр тамашачыны сөендерергә тырыша.

– Тамашачының спорт командаларында үзебездә үскән егетләрне күрәсе килә. Хоккейны исәпкә алмаганда, бу мәсьәләдә әллә ни мактана алмыйбыз. Сез ни диярсез?

– Чыннан да, “Ак барс”, “Нефтехимик”, “Нефтяник”та  үзебездә туып  үскән егетләр аз түгел. Калган командаларга килгәндә, баскетбол – мәсәлән, бик үзенчәлекле спорт төре. Анда төп уенчылар арасында Россия вәкилләре, гомумән, күп түгел.

– Татарларның милли спорт төре түгел инде, кыскасы?

– Шулай дияргә мөмкин. Әмма баскетбол халык арасында бик популяр. Студентлар, мәктәп укучылары арасында көчле ярышлар уза. Волейболга килгәндә, сезнең белән килешә алмыйм. Казанда Екатерина Гамова мәктәбе эшли. Нәтиҗәсе бар. Кызлар юниорлар арасында дөнья чемпионатын отты. Футболда да өметле егетләр күренә. Әлбәттә, төп командаларда үзебезнең спортчылар булуын без дә телибез. Әмма профессиональ спортның үз таләпләре бар. Күп нәрсә тренерга, команда алдындагы бурычларга бәйле. Ә бездә, ни генә булмасын, һәрвакыт  иң зур максатлар куела.

Илнар Хөснуллин


Фикер өстәү