СССР заманыннан калган 3 начар гадәт сәламәтлеккә зыян сала

СССР заманында гигиена максатыннан күпләр шампунь һәм исле сабыннар урынына хуҗалык сабыны кулланган. Белгечләр исә, бу сабыннар составына натрий һәм канифоль керүен ачыклаган.

Хәзер исә, медицина хезмәткәрләре хуҗалык сабынын гигиена максатларында куллану дерматит үсешенә этәрә һәм иммунитетны киметә дигән нәтиҗәгәкилгән.

Моннан тыш, СССР чорында газеталарны бәдрәф кәгазе урынына куллану шулай ук зарарлы булган дип кисәтә алар.  Бу шулай ук кеше организмына зыян китерә. Чөнки газета буяулары составында кургаш һәм сульфид бар. Ә организмга кергән кургаш кешедә яман шешләрне барлыкка китерә ала.

Декоратив косметика яки теш щеткасын дезинфекцияләү өчен одеколон куллануны совет чорының тагын бер зарарлы гадәте дип атыйлар. Спиртлы парфюм күзләрне җәрәхәтли һәм бит тиресенең корылыгына гына китерә, дип аңалата белгечләр.

Белеп торыгыз: бу ысуллар, һичшиксез, эшләми һәм организмга зыян китерә.


Фикер өстәү