Түбәдән су үтә, нишләргә?

Без Айдаров урамында, 8а йортта яшибез. Инвалид бала тәрбиялибез. Яңгыр яуганда, түбәдән су үтә, хәтта без яшәгән дүртенче катка кадәр төшә. Бишенче катта яшәүчеләр белән дә шул ук хәл. Ремонт ясаган идек, су үтеп, бөтен ямен бетерде. Канализация исе килеп тора. Идарәче компаниягә мөрәҗәгать иткән идек, сөендерерлек сүзләр әйтмәделәр.  Йортта яшәүчеләрнең күбесе – әби-бабайлар, алар бу эш артыннан йөри алмыйлар. Безнең проблеманы хәл итәргә ярдәм итсәгез иде.

Нурия Гатауллина. Казан

“ЖКХ контроль” үзәге юристы Зоя Куклина:

– Иң беренче булып гаризаны ике данәдә идарәче компаниягә язарга кирәк. Хәзер бит йортларда идарә советлары бар, халыктан имза җыеп була. Шулай ук гаризаларны берьюлы Роспотребнадзорга, Торак инспекциясенә, район хакимиятенә, Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга, бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинага юллагыз. Сасы ис мәсьәләсендә кулланучылар хокукларын яклау буенча идарәгә язмыйча ярамый, чөнки бу хәл төрле авырулар китеп чыгарга мөмкин. Кайчак кеше урманда яшәгән кебек үз хокукларын бөтенләй белми. Теләгән кешеләр безгә дә шалтырата ала, ярдәм итәргә тырышырбыз.

 


Фикер өстәү