Түбән Камада экологлар зур чүплек урынын ачыклаган

«Халык контроле» системасы ярдәмендә Түбән Камада экологлар зур чүплек урынын ачыклады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Экологлар Түбән Камада санкцияләнмәгән чүплек урынын ачыклады. Закон бозу турында хәбәр „Халык контроле“дәүләт мәгълүмат системасы аша килде. Чүплек полиэтилен, катыргы, касса аппаратлары чеклары, полимерлардан һәм пластмассадан төргәкләү материаллары рәвешендәге җитештерү һәм куллану калдыклары белән тулы. Чүплекнең гомуми мәйданы 56 кв. м тәшкил итә», — диелә хәбәрдә.

Экологик законнарны бозучыны ачыклаган инде. Аларга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк.

Хокук бозу гражданнарга — ике мең сумга кадәр, вазифаи затларга — 10 меңнән 30 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 100 мең сумнан 250 мең сумга кадәр штраф салу яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору рәвешендә җәза бирелергә мөмкин.


Фикер өстәү