Түбән Камада Мәңгелек ут вакытлыча бүтән урынга күчерелде

Түбән Камада Җиңү монументын төзекләндерү эшләре бара. Шул сәбәпле, биредәге Мәңгелек ут вакытлыча бүтән урынга күчерелде.Бу турыдаТүбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Билгеле булганча, монумент өчен изге ут Волгоградтан Мамай курганыннан кайтартылган. Аны вакытлыча күчерү тантанасында шәһәр халкы, кадетлар һәм яшь армиячеләр катнашты, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Бу — Җиңү символы, безнең хәтер, ныклык һәм команда рухы билгесе, — дип мөрәҗәгать итте яшьләргә ветераннар Советы рәисе Григорий Китанов. — Без моны истә тотарга тиеш».


Фикер өстәү