Ташлама өчен пенсияне көтәсе түгел. Пенсия яшенә якынлашучыларга нинди өстенлекләр каралган?

2018 елның 3 октябрендә пенсия билгеләү һәм түләү буенча федераль законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, илдә “пен­сия­гә якынлашучылар“ дигән яңа статус барлыкка килде. Быелдан башлап, алар яңа хезмәт­ләр­­дән, өстенлекләрдән һәм ташламалардан файдалана ала.

Өстенлекләр төрле

Өстенлекләрнең берсе хезмәт урынына бәйле. Илле яшьтән соң эшкә урнашу яки эшне дәвам ит­терү буенча кыенлыклар туарга мөмкин. Бу уңайдан хезмәт, халыкны эш бе­лән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова: “Оеш­ма җитәкчесе пенсия яшенә якынлашучыны сәбәпсез эш­тән куып чыгарса яки эшкә кабул иткәндә, яшь буенча туры килмә­гәнне сылтау итсә, кеше судка мөрәҗәгать итә ала”, – дип кисәтә. Мондый җи­тәкчеләр административ яки җи­наять җаваплылыгына тартыла. Пен­сиягә чыгу яше якынлашканда эшсез калган кешеләргә яшәү минимумы күләменнән дә аз булмаган пособие түләнә. Пенсия яшенә якынлашучыларга шулай ук диспансеризация тикшерүе узу өчен ике көн түләүле ял бирелә.

Статус кайчан бирелә?

Яңа закон нигезендә, кеше ул статуска пенсиягә чыгарга биш ел калгач ия була. Белгәнебезчә, пен­сиягә чыгу яше биш елга озынайтылды: хатын-кызларга – 60 яшь, ир-атларга 65 яшь билгеләнде. Мо­ңа күчү акрынлап бара, быел һәм киләсе елда пенсиягә 1964 елда туган хатын-кызлар һәм 1959 елда туган ир-атлар чыга, аларга ярты ел артыграк эшләргә туры килә. Пен­сиягә чыгу яшенә якынлашучыларга каралган ташламалардан быел хатын-кызлар – 51, ир-атлар 56 яшьтән файдалана ала.

Тиешле стаж җитә

Бу җәһәттән биш еллык вакыт шулай ук аерым яшькә җитү һәм махсус стаж билгеләү буенча да актуаль. Ул бигрәк тә куркыныч, авыр хезмәт башкаручылар исемлегендә торучыларга кагыла һәм аларга алданрак пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирә. Тик эш урынында тиешле кү­ләмдә стажың булу мөһим. Әйтик, җәмәгать транспортын йөртүче­ләр­гә пенсиягә чыгу өчен, җенесе­нә карап, 15 һәм 20 стаж ел кирәк. Ул җыелса, 50 һәм 55 яшьтән пен­сиягә китә алалар. Шулай булгач, хатын-кыз йөртүчеләргә – 45, ир-ат йөр­түчеләргә 50дә пенсия яшенә якынлашучы статусы билгеләнә.

Пенсиягә чыгу яше үзгәрмәгән категория кешеләр дә бар. Әйтик, биш яки аннан да күбрәк баласы булган аналар элеккечә картлык буенча лаеклы ялга 50 яшьтән китә. Димәк, алар биш ел алдан, ягъни 45 яшьтән пенсиягә чыгу яшенә якынлашучы булып санала.

Пенсия бүлегенә барыргамы?

2019 елдан Россия Пенсия фонды бүлек­ләрендә пенсиягә чыгу яшенә якынлашучылар турындагы мәгълүматлар аерым туплана. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе матбугат үзәге җи­тәкче Ирина Абрамова әйтүенчә, бу яшькә якынлашучы кешегә ташламалардан һәм өстенлекләрдән фай­далану өчен, Пенсия фонды бү­лекләренә барып, документ тапшырырга кирәкми. Аңа ташлама бил­геләүче оешмага барып, гариза язу җитә. Әйтик, пенсиягә якынлашучы кеше алты сутый җир ки­шәр­леге һәм йорт салымыннан азат ителә. Салым бүлегенә барып, шул хакта гариза калдырырга кирәк. Әле­ге оешма вәкилләре шәхес турындагы өстәмә мәгълүматны Пенсия фондыннан соратып ала. Пенсия фонды белешмәләрен электрон сервис аша юнәтергә мөмкин. Аның өчен шәхси кабинетка кереп, “Пенсия” өлешенә һәм белешмәгә заказ бирү турындагы язуга баса­сың. Шуннан соң белешмәнең кайсы оешмага китәчәге хакында хәбәр калдыра­сың, дип аңлаттылар безгә.

Өлкәннәрне укыталар

Идарә мәгълүматлары буенча, республикада пенсиягә чыгу яшенә якынлашып килүче эшләүчеләр саны – 271 мең кеше. Татарстанда 2018 елдан Россия Президенты Владимир Путин Указы белән “Демография” илкүләм проекты буенча “Өлкән буын” федераль проекты тормышка ашырыла. Шул уңайдан Татарстанда пенсиягә якынлашучыларны федераль һәм республика бюджетлары хисабына кыска вакытлы курсларда укыталар. Ел ахрына кадәр республикада 6 меңнән артык кешене укыту йөкләнгән. Әлеге программада “Нәфис Косметик”, “КамАЗ” берләшмәләре, “Майский” сов­хозы һәм башка оешмалар катнашырга теләк белдергән. Өлкәннәрне укытуны оештыру вазифасы мәш­гуль­лек үзәклә­ренә тап­шырыла. Ул максаттан оешма җи­тәкчесе яки кеше үзе әлеге үзәк­ләргә мөрә­җәгать итә ала. Хезмәт­кәрен укыткан оешмага субсидия түләнә, аның өчен оешма акчасы сарыф ителми.

– Өлкәннәрне укыту проекты пенсиягә якынлашып килүчеләргә яңа белем алырга һәм осталыкларын арттырырга ярдәм итә. Районыбыздан дәүләт оешмаларында эшләү­че 16 кешене укытачакбыз, – ди Зәй районындагы мәшгульлек үзәгенең директор вазифасын башкаручы Ольга Лаптева. – Квалификация күтәрүдә ихтыяҗ булган бе­л­гечлекләр исемлеге төзелде, конкурс игълан ителде һәм белем бирү эшенә Инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллияте кереште.

Зәй районында “Психолог”, “Логопед”, “Бухгалтер” юнәлешләре буен­ча укытуга өстенлек бирелгән. Хезмәткәрләр өч ай укыячак. Программа эшсез калган кешеләрдә дә кызыксыну уяткан, чөнки белгечлек алу өчен акча түләргә кирәкми. Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, электромонтер, IC операторы, маникюр ясаучы һө­нәрләрен үзләш­тер­гәннәр, пешекче, чәчта­раш бел­гечлекләренә укыр­га теләү­челәр дә байтак икән. “Тәҗрибәле, белемле инженердан, укытучыдан урам се­берүче, сак хезмәткәре яки пешекче ясарга җыенмыйбыз, – ди хезмәт министры Эльмира Зарипова. – Һәр­кемне сәләтенә күрә укытачакбыз”.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү