«Татар кино» “Әпипә” дип аталган музыкаль комедия тәкъдим итәчәк

Миләүшә Айтуганова белән Илшат Рәхимбай музыкаль кинокомедия премьерасына чакыра. Бу хакта “Татаркино” оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә.

“Әпипә” дип аталган әлеге музыкаль комедиясенең премьерасы “Татарстан киносы көннәре” кысаларында күрсәтеләчәк. Премьера 31 август көнне “Мир” кинотеатрында була. Фильмның режиссеры — Илшат Рәхимбай, ә идея авторы һәм продюсеры – Миләүшә Айтуганова.

Бу музыкаль кинокомедиядә сүз “Әпипә” хатын-кызлар музыкаль ансамбле турында бара. Ансамбль республика районнары буйлап гастрольләргә чыга һәм төрле маҗараларга юлыга. Кинода мәхәббәт линиясе дә бар…

Фильмда эстрадасы артистлары катнаша.

Әлеге фильм тиздән прокатка да чыгачак. Алай гына да түгел, ул Татарстан районнарында һәм татарлар яшәгән өлкәләрдә күрсәтелер дип планлаштыралар.

 


Фикер өстәү