Татарстан белән «Coca-Cola»ны нәрсә бәйли?

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россиядә Coca-Cola системасы арасында каты коммуналь калдыкларны аерым туплау һәм җыю культурасын үстерү турында Килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Coca-Cola HBC Россия  генераль директоры Александр Ружевич куйдылар. Тантаналы чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Worldskills дөнья чемпионаты кысаларында узды. 

Документа каралганча, Казан Coca-Cola ның «Калдыкларсыз дөнья» глобаль стратегиясе кысаларында Zero Waste City концепциясе кулланылачак Россиядәге беренче шәһәр була. Концепция буенча шәһәрдә белем бирү һәм инфраструктура булдыру карала һәм Coca-Cola продукциясенең полимер савытлары калдыкларының 100 % эшкәртүгә ирешүне күз алдында тота. Компания бу максатка махсус контейнерлар белән дә тәэмин итә.

Уртак тырышлык нигезендә берничә белем бирү проекты да гамәлгә ашырылачак: мәктәпләрдә экодәресләр, студентлар өчен квестлар, шәһәр халкы өчен дә белем бирү чаралары.

Искәртик,  Россиядә Coca-Cola — Worldskills Kazan-2019 чемпионатының рәсми партнеры.


Фикер өстәү