Татарстан Милли музеенда Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачыла

«ТАССРның 100 еллыгына 100 исем» проекты кысаларында Татарстан Милли музеенда 25 августта 13.00 сәгатьтә «Батырлык гасырларда калачак: Җәлил һәм аның көрәштәшләре» дип аталган күргәзмә ачыла. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

2019 елда, әсирлеккә эләгеп, фашизмга каршы көрәшне дәвам иткән унбер геройны җәзалауга 75 ел тула.

Бүген Гайнан Кормаш, Фуат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров исемнәре легендага әйләнде.

Татарстан Республикасы Милли музеенда герой-ватандашларыбызның язмышлары һәм соңгы көннәре белән бәйле реликвияләр саклана. Алар арасында Муса Җәлил һәм аның иптәшләрен җәзалауга кадәр бер сәгать кала хушлашкан Коръән, шәхси әйберләр, күп еллык эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган фоторәсемнәр һәм документлар, китаплар бар.

 


Фикер өстәү