Татарстан Президенты Ростов өлкәсендә «Ай-Пласт» заводын ачуда катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов зур габаритлы полимер контейнерлар чыгару буенча «Ай-Пласт» компаниясе заводын ачу тантанасында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рөстәм Миңнеханов проектка ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде. Ул яңа производство бүгенге көндә иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылганлыгын әйтте», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Татарстан Республикасы Президенты үз чыгышында Азовтагы «Ай-Пласт» мәйданчыгы — компаниянең Россиядәге өченче җитештерү территориясе, диде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Ай-Пласт» компаниясенең инвестицион проекты Татарстан белән Ростов өлкәсе арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтүгә яхшы өлеш булып тора.

Яңа җитештерү хезмәткәрләренә, кунакларга сәламләү сүзләре белән Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев, «Ай-Пласт» компаниясе акционерлары вәкилләре мөрәҗәгать итте.

  • «Ай-Пласт» ҖЧҖ — зур габаритлы пластик сәнәгать тарасы һәм төргәкләр, каты көнкүреш калдыклары контейнерлары җитештерүче Россиянең әйдәп баручы предприятиесе. Компания базарга Россия азык-төлек базары өчен транспорт тарасы, пластик материаллардан сәнәгать төргәкләре, каты коммуналь калдыкларны җыю өчен контейнерлар җитештерә.

Россиядә һәм якын чит илләрдә компаниянең дистрибьюторлык челтәре 30дан артык партнерны үз эченә ала. Продукция линейкасына җиләк-җимеш һәм яшелчә җыю, саклау һәм ташу өчен полимер зур габаритлы контейнерлар, шулай ук гөмбәләр һәм җиләкләр өчен пластик тартмалар керде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/07/191136/


Фикер өстәү