Татарстан Президенты Төрекмәнстанга сәфәр кыла

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә эш сәфәре белән Төрекмәнстанга китте, анда ул Төрекмәнбашы шәһәрендә «Каспий диңгезе: халыкара икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту файдалары» халыкара конференциясендә катнашачак, чара беренче Каспий икътисадый форумы кысаларында уза. Төрекмәнбашы аэропортында Рөстәм Миңнехановны Төрекмәнстанның Балкан виләяте хәкиме Язтаган Гылыҗов, Төрекмәнбашы шәһәре хәкиме Амангилде Исаев, Россиянең Төрекмәнстандагы Илчесе Александр Блохин, Әстерахан өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын башкаручы Игорь Бабушкин һәм башка рәсми затлар каршы алды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Төрекмәнстанда Россия делегациясен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкләр дип көтелә, Форум эшендә Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Маминов, Әзәрбәйҗан Республикасы Премьер-министры Нәүрүз Мәмәдов, Иранның беренче вице-президенты Исхак Җаһангири, шулай ук Болгария, Үзбәкстан Республикасы һәм башка дәүләтләр вәкилләре катнашачак.

Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммедов инициативасы буенча 2018 елда бишенче Каспий саммитында беренче Каспий икътисадый форумын 2019 елда Төрекмәнстанда уздыру турында карар кабул ителгән. Форум кысаларында Каспий төбәгендә икътисадый хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралачак.

2019 елның 12 августында «Каспий диңгезе: халыкара икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту файдалары» халыкара конференциясе узачак, анда уртак инвестицион проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, махсус икътисадый зоналар булдыру һәм үстерү тәҗрибәсен уртаклашу, цифрлы икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек һәм уртак предприятиеләр булдыру турында фикер алышачаклар.

Монда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу уздырырга, шулай ук Төрекмәнбашы халыкара диңгез порты, Төрекмәнбашы нефть эшкәртү комплексы заводлары (ТКНПЗ) һәм Киянлы шәһәрендә полимер заводы эше белән танышырга ниятли.

Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, генеральный директор ПАО «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «УК «КЭР-Холдинг» ҖЧҖ генераль директоры Хамис Маһъянов, шулай ук «Ак Барс» Холдинг компаниясе» АҖ, «РариТЭК Холдинг» АҖ, «Татхимфармпрепараты» АҖ, «Фирма «МВЕН» ҖЧҖ, «Химград» АҖ, «ТПК МТЗ-Татарстан» ҖЧҖ, «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ, «Казанкомпрессормаш» ААҖ, «РАЦИН» АҖ, Татарстанның югары уку йортлары вәкилләре.


Фикер өстәү