WorldSkills дөнья чемпионатында Татарстан вәкилләре өч медаль яулады

«Прототиплар җитештерү» компетенциясендә Татарстан егете Айдар Минеев WorldSkills дөнья чемпионатында беренче урынны алды.

Айдар Чаллыда көллияттә өченче курсны тәмамлаган. Аңа 19 яшь. Чемпионатта су асты камерасы прототипын ясаган.

Ә «Мәгълүмати кабель челтәрләр» компетенциясендә Татарстан егете Ислам Нигъмәтуллин көмеш медальгә ия булган.

Шулай ук Татарстан егетләре Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов WorldSkills дөнья чемпионатында «Мобиль робототехника» компетенциясендә бронза медаль алдылар.

Егетләрнең барысын да зур җиңүләре белән котлап, алга таба да уңышлар телибез!


Фикер өстәү