Татарстанда 26 градуска кадәр җылыта

Бүген, 15 августта Татарстанда сизелерлек җылытачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Антициклон аркасында республика территориясендә явым-төшем көтелми. Төбәктә бүген, төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы 8 градус кына җылы булачак. Көндез һава температурасы 21-26 градуска кадәр күтәреләчәк.

 


Фикер өстәү