Татарстанда бу атнада һава торышы нинди булыр?

Бу атнада Татарстан территориясендә 25 градуска кадәр җылы булачак дип белдерә синоптиклар.  Татарстан Гидрометеорология үзәге алдагы өч көндә һава торышы турында хәбәр итте.

Бүген һава  +10..+16 градус җылы булды.

Иртәгә салкынча һава торышы саклана, урыны белән яңгыр явачак. Төнлә температура +3.. +8 градус, көндез +12..+17 градус җылы була.

Чәршәмбе, 14 августта Татарстанда урыны белән яңгыр көтелә. Температура азрак җылына башлый. Төнлә +6..+11 градус, көндез +15..+20 була.

Пәнҗешәмбе, 15 августта, төнлә +8.. +13 градус, көндез +20.. +25 градус була. Бераз яңгыр яву ихтимал.

 


Фикер өстәү