Татарстанда көннәр җылыначак… Кайчан?

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматларына караганда, атна башында Татарстан территориясендә салкын һава торышы сакланачак. Әмма чәршәмбе көнне синоптиклар сизелерлек җылыныр дип фаразлый.

Сишәмбе, 6 августта Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк, республиканың күп кенә районнарында яңгыр көтелә, урыны белән көчле, төнлә аерым районнарда яшен булуы ихтимал. Һава температурасы көндез 16 градус җылы булачак.

Ә инде 7 августтан республикада көндезгә температура +14 +19 градуска кадәр күтәреләчәк. 8 августта +24 градуска кадәр җылы булачак. Шул ук вакытта явым-төшем туктамаячак.


Фикер өстәү