Татарстанда “Мобиль поликлиника” эшли башлады

Авыл халкы элек-электән сәламәтлегенә карата бераз игътибарсызрак инде ул. Аның абзардагы малын карыйсы, бакчасындагы бәрәңгесен утыйсы, кышын ишегалдындагы карын көрисе бар. Кыскасы, кайсы гына җире авыртса да, күпчелек очракта “узар, авырту басылыр әле” дип көн күрә ул. Вакытында бармагач, соң да булырга мөмкин.

Мондый очракларны будырмау өчен, Татарстанда “Мобиль поликлиника” дип аталган яңа проект эшли башлады. Хәзер табиблар ерак авылларга да үзләре киләчәк.

Татарстанда фельдшер-акушерлык пункты да булмаган авыллар шактый. 100дән азрак кеше яшәгән мондый салаларның саны 1359га җитә. Гадәттә, мондагы халык, ул-бу була калса, беренче медицина ярдәме күрсәтер өчен кирәк-яраклары булган махсус кешеләргә мөрәҗәгать итә. Ә район хастаханәсенә барып җитәргә йә вакыты, йә машинасы кирәк. Болары булган очракта да, кирәкле табибка эләгә алмаска мөмкин әле. Андый вакытта медицина хезмәткәрләре авырулар янына билгеле бер график буенча килә. Кичектергесез хәлләр булганда исә, медицина ярдәмен чакырта. Ләкин бу ярдәм дә авыруны күп вакыт канәгатьләндермәскә мөмкин. “Мобиль поликлиника” шуларны да күз уңында тотып, “Бердәм Россия” партиясе проектлары һәм “Сәламәтлек”, “Демография” илкүләм проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла. Ул авыл халкының медицина тикшеренүләрен уңайлы һәм сыйфатлы итәр, дип өметләнәләр.

– Без ерак авылларда медицина ярдәме күрсәтү буенча проблемалар барлыгын аңлыйбыз. Әлеге поликлиникалар һәрвакыт һәм бушлай эшләячәк, – ди “Бердәм Россия”нең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев.

Республика авылларына дүрт мобиль комплекс чыгачак. Биредә авырулар өчен барлык шартлар да булачак. Аларны кардиологлар, терапевтлар, эндокринологлар, офтальмологлар, неврологлар, отолорингологлар, гинекологлар, урологлар һәм хирурглар кабул итәчәк. “Тәгәрмәчле” поликлиникалар беренче чиратта кечкенә авылларга барачак.

Әнә шундый мобиль поликлиника бу атнада Тәтеш районында эшли башлады. Тагын өчесе август ахырында юлга чыгар, дип планлаштырыла. Әлеге комплекслар Республика клиник хастаханәсенә, Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә, Чаллының Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә һәм Әлмәт шәһәренең үзәк район хастаханәсенә беркетеләчәк.

Тәтеш районында беренче авыл Бакырчы булды. Мобиль поликлиниканы эшләтеп җибәрергә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков та килгән иде.

– Халык биредә профилактика тикшеренүләре узар һәм авыруларны тизрәк ачыкларбыз, дип өметләнәбез. Автопоездлар төньяк-көнчыгыш, көньяк-көнчыгыш һәм республиканың үзәк өлешләрен йөреп чыгачак. Алар диспансерлаштыруның икенче этабын уздырачак. Биредә белгечләр дә, кирәкле барлык җиһазлар да бар: флюорография, УЗИ аппаратлары, офтальмология микроскоплары һәм гинекология урындыклары. Тикшерү комплекслы һәм сыйфатлы булырга тиеш, – диде ул.

Марат Садыйков әйтүенчә, тикшерү нәтиҗәләрен белер өчен дә район үзәкләренә барырга туры килмәячәк. Ниндидер җитди авыру табылса, мәгълүматларны телемедицина ярдәмендә махсуслашкан медицина үзәкләренә җибәрәчәкләр. Кирәк дип тапкан очракта, авыруны үзәк район хастаханәсенә юллаячаклар. Шуңа күрә бөтен мәгълүмат тиз барып җитсен өчен, 2020 ел уртасына кадәр барлык ФАПлар да интернет белән тәэмин ителәчәк.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллин да хәрәкәт итүче мондый комплексларның район үзәкләреннән ераграк урнашкан авылларга ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклады.

– Медицина күзәтүе үтәр өчен, авыл халкына, хуҗалыгын калдырып, район үзәгенә барырга кирәк. Ә мобиль поликлиника булгач, авылдан да чыгарга туры килмәячәк, – ди ул.

Хәер, халык моңа үзе дә шат.

– Без бу поликлиникага бик сөендек. Мин үзем озак еллар фельдшер булып эшләдем. Кызым да шушы юлдан китте. Шуңа күрә вакытында узган медицина күзәтүенең ни дәрәҗәдә кирәклеген бик яхшы аңлыйбыз. Хәзер моңа берни дә комачаулый алмый инде. Авылдашларым өчен бик шатмын, – диде Бакырчы авылында яшәүче Мәхмүдә Мөстәкыймова.

7 нче шәһәр хастаханәсе кардиология бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы Гүзәл Сафина әйтүенчә, Бакырчы авылында күбрәк кан басымы югары булган, йөрәк авырулы кешеләр мөрәҗәгать иткән.

Шулай итеп, замана тәгәрмәче тәгәри, үз эшен эшли тора. Бары тик халыкка үз сәламәтлегенә игътибарлырак булып, барлык мөмкинлекләрдән файдалана белергә генә кирәк.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү