Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күр­сәтү ничек оештырыла?

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күр­сәтү һәм авыл халкы­ның эшлекле активлыгын үстерү буенча зона семи­нар-киңәшмәләре үткәрә.

Аның беренчесе кичә Те­ләче районында узды. Чарада Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Саба җирлекләре катнашты. Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча зона семинар-киңәш­мәләре 2010 елдан бирле үткәрелеп килә.

Фәрит Мөхәммәтшин, ки­ңәшмә башланыр алдыннан, Теләчедәге Казаклар авылында мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты. Парламент рәисе Орымширмә авылында сугым цехы һәм нәсел репродукторы, “Теләче” сәнә­гать паркы резидентлары, Теләче май-сөт җитештерү заводы эшчәнлеге белән танышты.
Мөхәммәтшин сүзләрен­чә, берничә ел элек һәрбер районда “үсеш нокталары” бил­геләнгән иде. “Дәүләт программалары ярдәмендә күп кенә сәнәгать парклары барлыкка килде, алар актив эшли, Теләче паркы да – шундыйлардан”, – диде Парламент рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин әй­түенчә, авыл халкы элек-элек­тән килгән традицияләрне, матур гадәтләрне, телебезне, көебезне сакласа, халкыбыз да яшәячәк. Авыл үссен өчен, системалы эшләргә кирәк.
– Автомобиль нинди генә яхшы булмасын, бер тәгәрмәч белән ул ерак китмәячәк. Эшмәкәрләргә ярдәм итүдә, яңа эш урыннары булдыруда, кадрлар белән эшләүдә, тормыш сыйфатын яхшыртуда комплекслы эшчәнлек алып бару мөһим, – дип искәртте ул.

Теләчедә үткән киңәш­мә­дә Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән берлектә, “Агростартап” программасына старт бирде.
– Бу – әлегә кадәр гамәлдә булган федераль программалар белән янәшә бара торган өстәмә яңа проект. Ул фермерларга матди ресурслар алырга мөмкинлек һәм тоткан чыгымнарына компенсация бирүне күздә тота. Ко­о­перативларның чыгымнарын 50 процентка кадәр каплый торган программа бу, – диде Марат Әхмәтов.


Фикер өстәү