Татарстанга нинди укытучылар кирәк?

Яңа уку елында мәктәпләрне нинди үзгәрешләр көтә? Электрон дәреслекләр укытучыны алыштыра аламы? Быел алтын медаль ияләре үз белемнәрен аклый алдымы? Республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис БОРҺАНОВ белән белем бирү өлкәсендәге вазгыять турында сөйләштек.
– Без көн саен мәктәптән яңалык көтәбез. Үзебез мәктәпне күптән тәмамладык инде. Әмма безгә укытучыларның кайбер сүз­ләре әле бүген генә барып җитә. Бу хакта ай саен, ел саен мәктәптән яңалык көткән кеше­нең үзеннән сорарга кирәк. Тапкырлау таблицасын елга ничә тапкыр үзгәртеп була? Үзгәртеп булмый, Аллага шөкер. Әйтик, химия, физиканы үзгәртергә телибез икән, Менделеев таблицасына яңа элементлар кертергә, йә физикада Резерфорд туарга, һич югы Ньютон, Эйнштейн булырга тиеш. Замана балалары өчен белем бирү методикасы турында сөйләшсәк, дө­ресрәк булыр. Аларга белем тиз сеңәргә тиеш. Чөнки укытучы биргән белемнән тыш, теләсә кайда мәгълүмат бик күп. Бала урамга чыкса да, телевизор төбендә утырса да, дуслары белән аралашса да, яңалык ишетә. Бүген интернетта мәгълүмат ташкыны башка сыя торган түгел. Тикше­релгәнме ул, юкмы – аны берәү дә белми. Укытучы белемне системага салырга, бала үзенә кирәк­лесен дөрес итеп табарга тиеш. Бүген ишеткән мәгълү­матның 90 проценты иртәгә онытыла, ә укытучы биргән белем ун елдан да, утыз елдан соң да истә калырга тиеш.
Яңалыклар дигәндә, быел 5 мәктәп ачылачак, аңа 3 янкорма төзелә. Осиновода 800 кешелек янкорма ачабыз. Үзе бер зур мәктәп бит бу! Илкүләм проектлар кысасында мәктәпләргә шактый җиһазлар кайтарылачак. Авыл мәктәпләренә район үзә­гендә булмаган җиһазларны кер­тәчәкбез. 2020 елга кадәр 300 авыл мәктәбенә барып ирешәчәк бу. Максат – шәһәр һәм авыл укучыларына бертөрле мөмкинлек тудыру. Без элек бер дәреслек буенча укыганда, энекәш-сеңел­кәш­­ләргә аңлап өйрәтү мөм­кин­леге бар иде. Чиләбе укучысы Казанга күченеп килсә дә, без­не­келәр Камчаткага китсә дә, бер программа буенча укып, аңлап укуын дәвам иттерергә тиеш. Ә бү­ген алай түгел. Яңа федераль белем бирү стандартлары әлеге мәсьәләне системага салуны күз­дә тотып языла. Россия мәгъ­рифәт минис­тры Ольга Василье­ваның максаты – бердәм дәрес­лекләр булдыру.

Яңа уку елында яңа фәннәр кертелә дип әйтә алмыйм. Уку программалары тотрыклы, әмма аларда кайбер үзгәрешләр булачак. Бу туган телләрне укытуга кагыла. Сүз татар теле турында гына түгел. Моны хәтта тәҗрибәле мәктәп директорлары да бутый. Туган тел ул – мари, удмурт, татар, урыс теле һәм башкалар. Без мәктәпләрдә алты телдә укытабыз, җиде телне өйрәтәбез. Мәк­тәпләрдә туган тел, ким дигәндә, бер сәгать мәҗбүри укытылачак. Калганын уку йортлары үзләре хәл итә.

– Быелдан математика һәм рус теленнән БДИны 70тән ким баллга тапшыручыларга алтын медальләр бирелми. Татарстан укучылары белем­нәрен ни дәрәҗәдә аклады?
– Быел медальгә 2245 кеше дәгъва кылса, шуларның ике ме­ңе аны алуга лаек дип табылды. Математикадан – 219, урыс те­леннән 47 укучы тиешле баллны җыя алмады. Медаль алырга өмет­ләнү­челәрнең күпчелеге менә дигән нәтиҗәләр күрсәтте. Иң күп медалистлар Казанда (585), Чаллыда (192), Түбән Камада (107), Әлмәттә (104), Бөгелмәдә (101) булды. Актаныш, Әтнә, Баулы, Биектау, Чүп­рәле, Кама Тамагы, Саба, Спас районнарында аларның барысы да үз белемен аклады.

– Быел республика уку­чыларының, француз һәм кытай теленнән кала, башка барлык фәннәрдән БДИ нәтиҗә­ләре илдәге уртача күрсәт­кечләрдән югарырак булды. Укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга өйрә­неп җитте, дигән сүзме бу? Уңыш сере нидә?
– Монда бер генә сер була ала. Ул – системалы рәвештә әзерләнү. Соңгы елда укучыга булышу өчен күп нәрсә эшләп була. Әмма без, өлкәннәр, минутлык нәтиҗә тү­гел, ә киләчәкне мөстәкыйль корырдай, проблемаларын хәл итәрдәй, тормышка әзер булган укучылар чыгаруның мөһимлеген аңларга тиеш. Ә моңа берничек тә бер елда гына ирешеп булмый. Укытучының теләге, осталыгыннан күп нәрсә тора. Киләсе елда республика француз һәм кытай телләреннән дә имтихан күрсәт­кечләрен яхшырта алыр дип ышанам.

– Шул арада тәрбия дә би­рергә кирәк. Алайса, соңгы вакытта, мәктәпләр күбрәк БДИга әзерләү белән шөгыльләнә, тәр­бия мәсьәләсе шактый аксады, дигән сүзләрне ишетергә туры килә.
– Әйе, безгә бит әле белемле генә түгел, тәрбияле кеше дә кирәк. Россия һәм Татарстанда 2015 елда кабул ителгән Тәрбия үсеше стратегиясе нигезендә тәр­бия систе­масының төп юнә­леш­ләре кабул ителде. Татарстанда 36 меңнән артык педагог исәп­ләнә, шуларның 21 меңе – сыйныф җитәкчеләре. Мәктәптә тәрбия эшендә төп рольне сыйныф җитәкчеләре башкара. Алар авыр хәлле, социаль яктан имин булмаган гаиләләрне ачыклый. Бу яктан педагоглар пси­хологик-педагогик белемгә ия булырга тиеш. Балалар оешмалары, укучылар идарәләрен булдыруга әһә­мият бирелә. Укучылар хәрә­кәте 320 мең үсмерне үз эче­нә ала, бу – барлык укучыларның 80 проценты. Сәламәт яшәү рәве­шен хуп­лау­чы “Мөстәкыйль балалар” проекты эшли. Юнармия хәрә­кә­тендә 21 меңнән артык бала исәпләнә. Мәктәпләрдә мас­сакү­ләм спорт ярышларында 270 мең­нән артык укучы катнаша. Тормыш бер урын­да гына тормый. Яңа тех­ноло­гияләр үтеп керә, балалар аларны олыларга караганда яхшырак белә. Бездән яшь­ләрнең тәкъдим­нәрен тормышка ашырырга ярдәм итү, педагог белән укучылар арасындагы элемтә­ләрне ныгыту сорала.

– “Демография” илкүләм проекты кысасында республикада яңа бакчалар төзелә. Ул безнең ихтыяҗларны ни дә­рәҗәдә канәгатьләндерергә булышачак?
– Быел проект кысасында 30 бакча ачылачак. Бу – 6 меңнән артык урын дигән сүз. Шуның 3 меңнән артыгы – ясле төркем­нәрендә. Күбесе яңа уку елында ачылачак. Алар федераль субсидия һәм республика бюджеты хисабына төзелә. 2018-2019 елларга 5 миллиард сум акча бүлеп би­релсә, шуның 994 миллионы – федераль казнадан. Ясле төркем­нәре булган бакчалар төзү эше 2020-2021 елларда да дәвам итә­чәк. 1,5тән 3 яшькә кадәрге бәлә­кәчләргә биш меңнән дә ким булмаган урын әзерләнәчәк. 2018 – 2021 елларда программа кысасында 15 меңнән артык өстәмә урын булдыру планлаштырыла. 2022 елга өч яшькә кадәрге барлык балаларга да бакчага йөрү мөмкинлеге туачак.
– Мәктәпләрне электронлаштыру турында сүз бара. Замана балалары кайчан электрон дәреслекләр буенча укый башлаячак? Бу мәсьәләгә карата фикерегез ничек?
– Бездә алар болай да бар. Дәреслекләрнең электрон кушымталары булдырылган. “Россия электрон мәктәбе”, “Мәскәү­нең электрон мәктәбе” проектларында катнашабыз. Электрон мәктәп кайсы ягы белән яхшымы? Электрон кушымтаны теләсә кайда, теләсә кайсы дәрестә кабызырга мөмкин. Әйтик, аны Мәс­кәүнең иң яхшы укытучылары укый ала, материалларны дәрес калдырганда да, белемне тирән­тен өйрәнгәндә дә файдаланып була. Тик аны укытучы бил­геләргә тиеш. Әгәр мөстәкыйль генә укысалар, гаиләдә уку күрсәткечләре мәктәпнекеннән яхшырак булыр иде. Педагог ул – белгеч. Берәүнең дә башына күрше­сеннән яки машина төзекләндерү остасы булган автослесарьдан операция ясату уе килми бит. Нигәдер безнең мәктәпләрдә слесарьлар да (бу урында министр: “Әлеге һөнәр ияләренә хөрмәтем зур, моны шартлы рәвештә әйтәм”, – дип куя. – С.М.) укыта ала дип уйлыйлар. Һәр кеше үз эше белән шөгыльләнергә тиеш.
Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү