Татарстанның үрнәк гаиләләре Кремльдә кунак булды

Шимбә көнне Татарстанның 51 үрнәк гаиләсе Президент Рөстәм Миңнеханов һәм хатыны Гөлсинә Әхәт кызында кунакта булды. Әлеге матур гадәт 2014 елда барлыкка килде. Шуннан башлап һәр елны Президент гаиләсе  Республика көне алдыннан үрнәк гаиләләрне Кремльгә аш-сулы табынга чакырып кунак итә.

Татарстан район-шәһәрләреннән җыелган куаклар республика җитәкчесенең һәм аның хәләл җефетенең залга узуын дулкынландыргыч бер мизгел кебек кабул итте. “Шушы гомер яшәп, Казанда  Президент янәшәсендә утырырбыз, дип уйламаган да идек”, – ди Актаныш районының Иске Байсар авылыннан килгән Дания һәм Фәнис Гыймаевлар.  50 ел бергә яшиләр. Өч ул үстергәннәр, өчесе дә авылда калган, әтиләре юлын дәвам иттерәләр: тракторчы, комбайнчы, агроном… Фәнис абый 45 ел тракторчы булып эшләгән. Татарстанның атказанган терлекчесе. Дания апа озак еллар сыер сауган, терлекче дә булган, тегүче дә, кулыннан килмәгән эш юк. Гомуми эш стажы – 40 ел. Фәнис абый: “Гомернең узуы сизелмәде дә, эштә үтте”, – дисә, хатыны Дания апа, аның сүзен җөпләп: “Безнең иркенләп талашып утырырга, сүз куертып, ачуланышырга вакыт та булмады. Фәнис тә, мин дә, иртән эшкә чыгып киттек, кич арып-талып кайтып кердек”, – ди. Өйдәге эшләрне уллары караган: ашарга да пешергәннәр, кер дә юганнар, мунчасын да якканнар. Кечкенәдән эш рәтен белгәнгәме, үскәч, җиңел, рәхәт тормыш эзләп, читкә китмәгәннәр, туган авылда төпләнгәннәр, гаилә корганнар. Гыймаевларның ике улы, йорт салып, башка чыккан, берсе әти-әнисе нигезендә яши. Дания апа белән Фәнис абый биш онык һәм ике оныкчык тәрбияләргә булыша. “Без – бик бәхетле гаилә, балалар – яныбызда, авылда барысы да бар,   бик рәхәт, Ходай сәламәтлектән генә аермасын”, – ди Дания апа.

Кремльгә җыелган кунаклар Рөстәм Миңнехановтан матур, җылы сүзләр ишетте

— Сезне күрүебезгә бик шат, Гөлсинә Әхәт кызы белән сезнең янда без дә ял итәбез, – диде Президент. – Казанда “Ворлдскиллс” эшче һөнәрләре чемпионаты бара. Сез һәркайсыгыз – үз эшенең чын остасы. Татарстанның киләчәгенә саллы өлеш кертәсез, шуның өчен дә рәхмәт. Гаилә – дәүләтнең нигезе. Гаилә кыйммәтләренә сакчыл карыйбыз. Яшьләрне сезнең үрнәктә тәрбиялибез. Балалар исә – киләчәгебез, бүген алган тәрбия буыннан буынга дәвам итәчәк.

Тантаналы чарада күп бала үстерүче гаиләләр дә байтак иде. Президент дүрт әнигә “Ана даны” медале тапшырды. Равилә Фәхретдинова ире Фәнис белән биш бала үстерә. Алар икесе дә 1991 елдан Арча районы, Хәсәншәех авылында “Ватан” агрофирмасында эшли. Равилә ханым – сыер савучы, ире – механизатор.

— Биш бала безгә бер дә күп кебек тоелмый, аларның үскәнен сизмәдек тә, бер-берсенә иптәш булдылар, олыраклар кечерәкләрне карашты, – ди Равилә. Олы кызлары – 27, төпчекләре – биш яшьтә икән.

Президент кулыннан медаль алган Наталья Балашова ире Александр белән шулай ук биш бала үстергән. Алар – Чаллыдан. Наталья һөнәре буенча – инженер. Александр – укытучы. Президент Казанда яшәүче Ләйлә Әкбәровага да “Ана даны” медале тапшырганда зур рәхмәт әйтте. Япь-яшь күренгән бу ханым ире Олег белән Рөстәм, Бари, Раминә, Латифа, Ирек, Рания исемле ул-кыз – җыенысы алты бала тәрбияли. Әлмәттә яшәүче биш бала анасы Надежда Каткова да “Ана даны” медален сөенеп кабул итте. Ул да, ире Евгений да яшьтән үк күп бала үстерү турында хыялланган.

Гаилә бәйрәмендә Камал театры артистлары Алсу Гайнуллина һәм Илдар Хәйруллин да бар иде. Яраткан артистларыбыз да 45 елдан артык бергә.

– Гаиләбезнең тотрыклылыгы – олы мәхәббәттә, сабырлыкта, хөрмәттә, – ди Алсу ханым. – Яшьлектәге мәхәббәт югала, диләр. Юк, югалмый, яши-яши, бер-береңнең кадере тагын да арта. Гаилә кыйммәтләре дә үзгәрми, адәм баласы өчен иң кадерлесе – гаиләсе, балалары, туганнары.

“Улыгыз Искәндәргә кем күбрәк киңәш бирә?” дигән сорауга Илдар абый болай дип җавап бирде: “Киңәш бирмибез, тәрбия канга салынган. Киңәш итеп берәр сүз әйтә башласаң: “Әти, мин дә 45 тә бит инде, үзем кешеләрне өйрәтә алам”, – дип кенә җибәрә. Гомумән, яшьләргә киңәш бирәсе килгәндә дә, тыелып калам. Кирәкми, кысылма, үзләренчә хәл итсеннәр, дим. Һәркемнең тормыш арбасы үзенчә тәгәри”.

Саба районының Өчнарат авылында 30 ел бергә яшәүче Эльмира һәм Рәис Шакировлар да балаларына гел үгет-нәсихәт биреп кенә тормаган. Алар да ата-ана үрнәгендә үскән: өчесе дә авылда калган. Эльмира 19 яшьтә кияүгә чыккан. Ире үзеннән җиде яшькә олырак.

— Ярый әле шушы гаиләгә килен булып төштем, дип сөенәм. Шакировлар нәселләре белән – тракторчылар, комбайнчылар, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр. Өч балабыз да шул юлдан китте. Бер улыбызга хөкүмәт яшь белгеч буларак торак салып бирде. Мал асрап, печән, иген үстереп көн күрәбез, иркен яшибез, мохтаҗларга акчалата ярдәм итеп торабыз. Балалар шәһәрдә дә кала ала иде, аңа кызыкмадылар. Тугыз сыерыбыз, ун гектар җиребез бар. Ирем Рәис – кырык елдан артык тракторчы, җәй көне комбайнга да утыра. Әле Президент белән очрашуга килгәндә дә, бүген кырга чыгарга, иген урырга көн матур иде, дип борчылып та куйды, – ди Эльмира.

Рөстәм Миңнеханов һәр гаиләгә, балаларга бәхет теләде, республикада гаиләләргә ярдәм йөзеннән байтак кына программалар эшләвен әйтте. Очрашу тәмамланыр алдыннан истәлеккә фотосурәткә төштеләр.


Фикер өстәү