Тазарасың килмәсә.. (КИҢӘШ)

Өй җыештыру бик җиңел эш дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз. Күптән түгел “өйдә тәртип урнаштыру буенча баш белгеч” (әнә шундый һөнәр дә бар икән) Мари Кондоның табадан төшкән яңа китабы дөнья күләмендә җәмәгатьчелектә зур шау-шу тудырды. Эш шунда ки, язучы идән чүпрәге һәм себерке ярдәмендә бәхетле булырга өйрәткән. Өйне дөрес җыештыруның асылы бик гади: тәртипне бүлмә саен түгел, ә төрләргә бүлеп (мәсәлән, кием-салым, бала уенчыклары, азык-төлек) салырга кирәк, ди.

Симерәсең килмәсә…
Сүз дә юк, бүлмәдәге тәртипсезлек нык ачу китерә. Бер төркем галимнәр үткәргән тикшерү барышында ачыкланганча, өйдәге артык-портык әйберләр фикер тупларга комачау итә, ә бүлмәдә урын җитмәү борчылу хисен арттыра. Моның белән писхологлар да килешкән. Әйтүләренә караганда, ялт итеп торучы бүлмәдә йоклап китүе күпкә җиңелрәк. Өстәвенә, өйдәге тәртипсезлеккә бармак аша гына караучыларның организмында картизол дигән матдә күп икән, ә ул гел ашыйсы килүгә сәбәпче булып тора. Бигрәк тә аш бүлмәсен чиста-пөхтә тотарга кушканнар. Ник дисәң, тәртип, чисталык булмаган аш бүлмәсендә ике тапкыр күбрәк ризык ашала, ди. Уйларга җирлек бар!

Ничек кенә булмасын, өйдәге тәртипсезлектән бәла ясарга кирәкми. Психолог Венера Касыймова әйтүенчә, төсе чыккан күлмәк, шкаф почмагында посып ятучы картина истәлек буларак күңелне җылытып торырга мөмкин. “Шуңа күрә бөтен иске-москыны чыгарып ташларга ашыкмагыз. Киресенчә, кайберәүләрдә мондый әйберләр өйдәге тотрыклылык, иминлек билгесе булып санала”, – ди белгеч.


Фикер өстәү