ТЕСТ: никахыгыз ныклымы?

1. Сез – оптимистмы, пессимистмы?
А. Кайчак – оптимист, кайчак пессимист булам (3).
Б. Оптимист (5).
В. Пессимистлыгым көчлерәк (1).
2. Талашканнан соң кем беренче эндәшә?
А. Гадәттә ирем (хатыным) (5).
Б. Һәрвакыт үзем (1).
В. Төрлечә була (3).
3. Күз алдына китерегез: тормыш иптәшегез хезмәт хакына алган бөтен акчасын югалтты ди. Сез нишлисез?
А. Җәнҗал чыгарам, акча табарга кушам (5).
Б. Дусларымнан бурычка алып торам (3).
В. Берәр җае чыгар әле, мин – оптимист (1).
4. Гаиләдә сез – әйдәманмы, “күндәм ат”мы?
А. Төрле чак була (3).
Б. “Күндәм ат” (1).
В. Мин – баш (5).
5. Сезнең гаиләдә вазифалар бүленгәнме?
А. Минем хокукларым гына бар, вазифаларым юк (5).
Б. Ирем (хатыным) савыт-саба янына якын да килми (1).
В. Бөтен эшне бергәләп эшлибез (3).
6. Сезнеңчә, бәхетле никах ул –
А. …ике якка да файдалы хезмәттәшлек (5).
Б. …мәхәббәт һәм бер-береңне аңлау (3).
В. …бәхетле никах гомумән юк ул (1).

Нәтиҗә:
6–14 балл. Никах гел вазифалардан гына тормый ул. Сезнең дә сөелергә хакыгыз бар. Хәләл җефетегез белән шул хакта сөйләшергә кирәк.
15–23 балл. Сез – идеаль пар. Сүзгә килсәгез дә, мөнә­сә­бәт­ләрне аек акыл белән җайлый беләсез.
24–30 балл. Сөйгәненең бәй­сезлеккә омтылуын аңлаучылар да бар, әлбәттә. Тик күпләрне мондый сыйфат куркыта. Өйгә кайткач, “җитәкче” гадәтләрен онытып торыгыз. Араларыгыз җы­лынып китүне үзегез дә си­зәрсез.


Фикер өстәү