Ул әйбер һәр мөселман гаиләсендә булырга тиеш…

Бер танышыма шалтыраткан идем, ул: “Кибеткә җыенам әле, кәфенлек аласым бар”, – дигәч, күңелгә шом керде. “Абау, берәрсе китеп барган, ахры?” – дип уйларга өлгермәдем, танышым: “Кәфенлекне үзем өчен алам, синең бармы?” – дип әйтеп куймасынмы…

Ни дияргә белмичә югалып калдым. Кәфенлек турында ул гадәти нәрсә кебек сөйли. Сүз әйтерсең лә мәет тукымасы турында түгел, көндәлеккә кияргә чәчәкле-чуклы күлмәк алу турында бара. Уйлана башлагач кына, танышымның кәфенлек хәстәрен алдан күрүенең бер дә артык гамәл түгел икәнен аңладым. Әбиләр, әниләр дә гомер буе ахирәткә әзерләнде. Хәзер дә шулай дип беләм. Безнең әнинең сандыгында ниләр генә юк иде: сәдака акчаларыннан башлап, кулъяулыклар, сөлгеләр, одеяллар, тукымалар… Һәркайсы таслап төрелгән… Әни, аларны әледән-әле сандыктан чыгарып, барлап, карап торды. Мәет юар өчен дип, чиләкләр, чүмеч алып куйганы да хәтердә. Мәңгелеккә күзне йомгач, балалар, тегендә-монда әйбер эзләп, аптырап чабып йөрмәсен дип, безне кайгырткан икән ул…

– Кәфенлек алу адәм баласының ахирәткә әзерләнү йоласын күрсәтә. Һәрбарчабыз да, иртәме-соңмы, ахирәт дөньясына аяк басачак, – ди Казандагы Рамазан мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадимов. – Пәйгамбәребез хәдисләренең берсендә: “Бөтен ләззәтләрдән аера торган үлемне искә алыгыз”, – диелә. Бу – бик табигый нәрсә. Берәр кая кунакка җыена башласак, мунчага керсәм – сөлге, салкынайтса, җылырак кием кирәк булыр, дип әзерләнеп барабыз. Шул чагында читтә дә үзеңне уңайлы хис итәсең. Кисәк, әзерләнмичә китеп барсаң, тегесе-монысы җитеп бетми, уңайсызланасың. Мәңгелеккә кайчан китәсен беребез дә белми: әллә йөзгә җиткәч, әллә туксанда. Утызда-кырыкта, илле-алтмышта да, алданрак та китеп баралар. Кулыбызда вакыты билгеләнгән билет юк. Борынгы заманнардан ирләрнең чалма бәйләве – ахирәткә әзерләнүен күрсәтүче бер мисал. Чалманың ак тукымасы – кәфенлек чүпрәге. Электән ир кеше, сәфәргә чыкканда, чалма кигән. Ул әгәр өенә кире кайтып җитә алмаса, юлда үлеп китсә, башына чорналган чалманы сүтеп, юып, кәфенлек итеп, аны җирләү өчен кулланганнар. Чалма бәйләүче кеше ахирәт дөньясын кайгырта, Аллаһы Тәгалә каршында гамәлләре, әйткән сүзләре өчен җавап тотачагы турында уйлана, дигән сүз.

– Кәфенлек дигәндә нәрсәләр күздә тотыла?
– Ул өч әйбердән тора: Беренчесе – камис. Камис – эчке ахирәт күлмәге, изар – аяктан башына хәтле каплый торган тукыма. Өченчесе – лифафа, анысы тагын да озынрак итеп тегелә. Кәфенлек табигый тукымадан эшләнгән һәм алдан тегелмәгән булырга тиеш. Аны кешене җирләр алдыннан кулдан тегәләр, теккәндә төеннәрнең булмавы шарт.

– Җир җимертеп эшләп йөргән кешегә аны ничә яшьтә алып куярга соң?
– Фәлән яшьтә дип төгәл генә әйтә алмыйбыз. Берәр кәфенлек һәр гаиләдә булырга тиеш. Кәфенлек өчен ун метр марля, ун метр бәз тукымасы кирәк. Бездәге һава шартларын искә алып, берәр одеял, мендәр дә әзерләп куялар. Ул яңа булмаса да ярый, ару икән, рөхсәт ителә.

– Озак еллар сандыкта яткан кәфенлек төсен җуярга мөмкин…
– Чыннан да, сандыкта биш-ун ел яткан кәфенлекнең тукымасы тарала, саргая башлый. Аны алдан әзерләдең икән, туганың, танышың үлеп китсә, шуның өчен бүләк итеп яки сатып бирергә мөмкин. Кәфенлекне шулай яңартып торучыларны шактый беләм. Кирәк кешегә бирү – бик саваплы гамәл. Күп кеше, якыны үлгәч, нишләргә белмичә югалып кала. Кануннар буенча, кеше ахирәткә әзерләнү йоласын һәрдаим күзалларга тиеш.

– Солтан хәзрәт, ахирәткә әзерләнү дигәндә кәфенлектән тыш, тагын нәрсәләр күз уңында тотыла?
– Аңа әзерлек чаралары күп, шуларның берсе – кәфенлек хәстәре, икенчесе – мирас буенча вәсыятьнамә язу. Кайбер гаиләләрдә ата-ананы соңгы юлга озатканчы ук, мал бүлешә башлыйлар. Тату яшәгән гаиләләрдә дә әллә ниләр булып бетә. Әйтик, ата-анадан фатир һәм дача калган ди. Олы бала: “Мин фәлән елны анда койма тоткан идем, дача йорты миңа булсын”, – ди. Икенчесе: “Фатирны миңа бирегез, обойны без ябыштырдык, андагы эшләрдә минем күбрәк өлешем керде”, – дип ду куба. Шуннан китә: өй эчендә мәет бар, кеше җыелган дип тә тормыйлар – тавыш куптаралар, рәнҗиләр, елыйлар… Гомер буе аралашкан балалар, оныклар бер-берсенә дошманга караган кебек карый. Мондый хәлләрне күреп тору, әлбәттә, бик аяныч. Эшләр шуңа барып җитмәсен өчен, Пәйгамбәребез: “Әгәр сезнең бер балта белән бер кисәк җебегез булса да, шуларны кемгә калдырасын алдан ук язып куегыз!” – дип әйтә. Язу булганда, менә әти шулай әйтте, диләр һәм мәсьәлә ансатрак хәл ителә. Туганлык җепләре дә өзелми. Әлеге хәлләрне сөйләгәндә дә, берничә гаилә күз алдымнан узды. Берсендә, апалар, абыйлар, сеңелләр, энеләр талашып, йортларын бүлә алмыйча, алты-җиде ел судлашты, ул арада өй яраксызга чыгып бетте, ахыр чиктә янды һәм берсенә дә эләкмәде. Ата-аналарының йорты, туып үскән нигезләре кара күмергә әйләнде. Мондый хәлләрдән Аллаһы Тәгалә сакласын һәм кеше үзе алданрак төпле карар кылсын иде.


Ул әйбер һәр мөселман гаиләсендә булырга тиеш…” язмасына фикерләр

Фикер өстәү