Камчаткадагы калада урам буйлап аюлар йөгереп йөргән

Камчаткада аюлар шәһәр буйлап йөргән. Вакыйга Елизовкада була.  Аю һәм аның балалары бер кибетнең күзәтү камераларына эләккән, дип хәбәр итә «360» сайты. Видеода башта ике хатын-кызның йөгерүе күренә, ә аннары бина почмагыннан ерткыч пәйда була.

«Кам 24» агентлыгы мәгълүматлары буенча, аюны 23 август иртәсендә Беренче Май урамында күргәннәр.

«Әлеге урынга ике төркем полиция хезмәткәрләре килә һәм ерткычларны кире урманга куып җибәрәләр», — дип хәбәр иткәннәр җирле эчке эшләр министрлыгында.


Фикер өстәү