Бәйрәм шатлыгын бүлештек. «Ватаным Татарстан» газетасы Корбан мәҗлесе уздырды

Бер гасырдан артык тарихы булган “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясендә күп еллар элек барлыкка килгән гадәт бар. Бездә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны кунак итәбез. Алар үзләре дә бу очрашуларны көтеп тора. Өлкән абый-апаларыбыз, рәхмәт яугыры, ел саен чакырган җиргә дәррәү килеп тә җитәләр. Быелгы очрашуны исә Корбан бәйрәме уңаеннан оештырдык.

Быел баш мөхәрриребез Гөлнара Сабирова очрашуны алдан ук Корбан бәйрәме көннәрендә үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Шөкер, нияте тормышка ашты, ярдәм итүчеләр дә табылды. Бу атнада изге бәйрәм уңаеннан берничә сарык чалдырып, Коръән ашына әзерләнә дә башладык. Ул Казандагы тарихи биналарыбызның берсендә, Кабан күле яры буендагы ресторанда узды. Әлеге татар утарында заманында мөхтәрәм Тукаебыз да халык алдында шигырьләрен укыган диләр. Анда ветераннарыбыздан тыш, газетаның дуслары да җыелды.

Күренекле дин әһеле Рамил хәзрәт Юнысның вәгазь сөйләве һәм үзенә генә хас моңлы мәкам белән көйләп Коръәннән сүрә укуы әледән-әле сискәндереп, гамьләндереп, күңелләрне айкады. Рамил хәзрәт Ураза гаете, Корбан бәйрәме, хаҗ кылу хикмәтләрен аңлаткач, бала тәрбиясенә тукталды. Ул балаларны юмарт итеп тәрбияләргә чакыра. Башкалар белән бүлешергә өйрәнеп үскән бала, карак булмый, чөнки барына шөкер итә белә ди. “Бирү канәгатьлек хисе тудыра, ә бирә белмәгән кеше туймый, аңа һаман кирәк”, – ди хәзрәт. Корбан бәйрәменең дә бер мәгънәсе булганны башкалар белән бүлешү түгелме?

Ул минутларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев та Корбан чалуның мәгънәсе хакында уйланып утырган. “Без, корбан булдык бу көрәштә, дигән җырлар җырлап үскән буын. Киләчәктә корбан булырга язмасын. Иң зур корбаныбыз сарык, сыер, дөя булсын. Бер-беребезгә кадер-хөрмәт күрсәтик!” – ди Разил абый. “ВТ”ның күркәм мәҗлесе Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминовка да нык тәэсир иткән. “Мин дә үткәрер идем. Бездә 800 кеше эшли, кайсы залга җыеп булыр иде икән, дип уйлап куйдым”, – ди Илшат Юныс улы һәм шунда ук җавап та тапты кебек: “Ә “Казан Экспо” бар бит”, – диде.

Редакция оештырган бәйрәмне шатлыгын Татмедиа агентлыгы һәм матбугат чаралары җитәкчеләре дә уртаклашты. Газетабызның элеккеге баш мөхәррирләре Мөнир Әһлиуллин, Габделхак Шәмсетдинов, Миңназыйм Сәфәровлар да үзләре җитәкчелек иткән вакытларны искә төшерде. Һәрбер чорның күңелле мизгелләре, кыенлыклары, вакыйгалары тарих булып республиканың төп басмасында чагылыш тапкан. Аксубай, Биектау башлыклары Камил Гыйльманов, Рөстәм Кәлимуллин, Балтач һәм Зәй районы хакимияте вәкилләре газетаның абруе тагын да үссен, укучыларыбыз күбәйсен иде дигән теләк җиткерде. Айдар Галимов, Зөһрә Шәрифуллина, Резидә Шәрәфиева, Ринат Вәлиев, Динә һәм Илнур Закировлар, башка яраткан артистларыбызның мәгънәле җыр-моңнары, шигырьләре дә очрашуга ямь өстәде. Очрашуга килгән абый-апаларның йөзендә елмаю иде, һәркайсы рәхмәт әйтеп китте. Мондый күрешүләр дәвамлы булсын!

Фәния Арсланова


Фикер өстәү