Вице-премьер Татьяна Голикова: чемпионатка түккән акчаны санамыйбыз

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылышы уңаеннан үткән матбугат очрашуында Россия хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Татьяна Голикова шаяру катыш шулай диде. Дөньякүләм вакыйгага федераль бюджеттан да, оста кулларга кызыккан эш бирүчеләр дә, Татарстан хөкүмәте дә җитәрлек акча сарыф иткән. Эшче һөнәр ияләренең абруе күтәрелә, WorldSkills мирасы Татарстанда кала, чемпионат тормышны яхшырта – иң кыйммәте менә шунысы.

Вице-премьер Татьяна Голикова әйтүенчә, чемпионатны кабул итүче һәр ил аңа яңалык өстәргә тырыша. Россия дә искәрмә түгел.
– Быел чемпионат тарихында беренче тапкыр мәктәп укучылары өчен дә ярышлар оештырылачак. WorldSkills Junior чемпионаты кысасында егет-кызлар 13 төрле бәйгедә үз көчләрен сынаячак. Киләчәк һөнәрләрен 25 компетенция кысасында Future Skills мәйданчыгында күрәчәкбез, – диде ул. – Чемпионатны үткәрү өчен 14–81 яшьлек 3,5 мең волонтер җәлеп ителде, “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәге төзелде. Ярышларны карарга 250 мең кеше килер дип көтелә.

WorldSkills чемпионатын Россия беренче тапкыр кабул итә. Аның Татарстан башкаласында узуы да юкка түгел. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, күп кенә яңалыкларны сынап карау урыны нәкъ тә Казанга туры килә. Ышаныч белдерүләре җаваплылыкны тагын да арттыра.
– Казанда уза торган һәрбер яңа халыкара чара – республикабыз һәм шәһәр үсешенә өлеш кертү дә әле. WorldSkills International вәкилләренә 2015 елда безнең илне сайлаганнары өчен рәхмәт, – дип әйтте Президент Рөстәм Миңнеханов. – Чемпионатны кабул итеп, бездә моңарчы булмаган компетенцияләрне булдыру мөмкинлеге туды. WorldSkills Россия һәм Татарстан халкына да йогынты ясады, проект эшче һөнәрләрнең абруен күтәрергә ярдәм итте.

Миңнеханов Татарстанда профильле белем бирү учреждениеләре кысасында эшче кадрлар әзерләү буенча 37 ресурс үзәге эшләве турында да әйтте. 2020 елга аларның санын 41гә җиткерәчәкләр. Шушы үзәкләр ярдәмендә безнең төбәк сәнәгать предприятиеләренә эшче куллар кытлыгын киметергә исәп.
WorldSkills хәрәкәте Президенты Саймон Бартли Россиянең кыска вакыт эчендә яхшы нәтиҗәләргә ирешүенә сөенүен белдерде.

– 8 ел элек әлеге хәрәкәтнең президенты итеп сайландым. Ул вакытта Россия әле чемпионатны үзендә үткәрү хокукы өчен ярыша, WorldSkills гаиләсенә кушыла гына иде. Хәзер исә ярышларны үзендә кабул итә. Мондый чемпионатның шундый борынгы шәһәрдә узуы белән котлыйм. WorldSkillsның бөтен мирасы Татарстанга калачак, – диде ул һәм бу чемпионатта катнашучыларны бөтен дөньяның киләчәге дип атады.
Хәзерге вакытта мәктәп яшендәге балаларның күбесе урта һөнәри белем алу яклы. Шул дулкынны тотып алып, “Мәгариф” илкүләм проекты кысасындагы “Яшь профессионаллар” программасы буенча алдагы елларда шактый эш башкарылачак. Киләчәктә хезмәт базарында иң кирәкле саналган һөнәрләргә өйрәтүче үзәкләр ачарга ният бар. Шуларның берничәсе илнең 14 төбәгендә инде быел барлыкка киләчәк.

Татьяна Голикова WorldSkills хәрәкәтен “бацилла” бактериясе белән чагыштырды. Чемпионат елдан-ел киңәя, тарала, күпләргә “иярә”. Эшче һөнәрләргә кызыксыну пенсия яшенә җитеп килүчеләрдә дә бар. Татьяна Голикова әйтүенчә, өлкән яшьтәге 17 мең россияле WorldSkills стандартлары нигезендә квалификациясен күтәргән. “Бу эш әле февральдә генә башланган булса да, 50 яшьтән узган халыкның активлыгы сизелә. Махсус программа “Яшь профессионаллар” берлеге белән тормышка ашырыла. Ул “Демография” илкүләм проектына керә”, – диде вице-премьер.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү