Вирус кабан дуңгызлары йөргән җирдән аяк киеменә ияреп кайтырга мөмкин…

Урманга гөмбәгә барып та, вирус эләктереп кайтырга мөмкин. Дуңгызларда Африка чумасы авыруы турында сүз чыгуга, белгечләр әнә шулай дип кисәтә. Дөрес, әлегә Татарстан имин республика булып санала, тик күрше-тирә өлкәләрдәге хәлләр һәрвакыт уяулык саклауны таләп итә.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр иткәнчә, быелгы җәйдә вирус учаклары республика чикләрендә – Түбән Новгород һәм Ульян өлкәләрендә табылган. Иң якын чыганак — Чүпрәле районыннан нибары 120–140 чакрым ераклыкта гына.

– Әлеге өлкәләрдә вирус кыргый табигатьтә, ягъни, кабан дуңгызларында табылган. Ә бу хәлне тагын да катлауландыра. Ике ел элек шундый очрак Ленинград өлкәсендә булган иде. Әле дә булса тулысынча чистарынып бетә алганнары юк. Хәтта Кытайдагы вирус та безгә төрле юллар белән килеп җитәргә мөмкин, – дип саный Габделхак Мотыйгуллин.

Татарстан буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин әйтүенчә, кыргый кабан тәүлегенә 85-90 чакрым юл уза.
– Ульян өлкәсе белән Тәтеш районы арасы нибары 126 км гына. Вируска каршы көрәш алып баруның никадәр авыр икәнлеген күз алдына китерәсездер, – ди ул. – Урманга гөмбәгә, җиләккә йөрүчеләр – авыру таратуның бер юлы. Без аларны тыя алмыйбыз, әлбәттә, әмма саклану чаралары турында һәркем уйларга тиеш. Вирус кабан дуңгызлары йөргән җирдән аяк киеменә ияреп кайтырга мөмкин. Барган очракта да, кайткач, ишегалдына, дуңгызлар янына сарайга кергәнче, аяк киемнәрен дезинфекцияләргә кушабыз.
Хәер, әлеге авыру безнең республика өчен дә ят түгел. 2016 елда ул Нурлат районының Сосновка авылында килеп чыккан иде. Ул вакытта дуңгызларда Африка чумасы очрагы ачыкланганнан соң, 5 км радиуста урнашкан тагын биш авылда 498 хайван юкка чыгарылды.

Габделхак Мотыйгуллин сүзләренә караганда, әлеге авыру Россиядә беренче тапкыр 2008 елда теркәлгән. Аннан дәвалау чарасы юк. 95-100 процент очракта ул үлем белән тәмамлана. Гадәттә, бу вирусны йоктырган дуңгыз 3-5 көн эчендә үлә. Африка чумасы белән йогышланган дуңгызда клиник билгеләр 2–22 тәүлек арасында сизелә башларга мөмкин. Чирнең беренче билгеләре – дуңгызның тән температурасы 41-42 градуска кадәр күтәрелү. Моннан тыш, авыру дуңгызның сулышы ешая, тәне тимгел-тимгел кызара, кызыл сипкелләр күренә. Тәненең төрле урыннарында шәмәхә төстәге таплар пәйда була. Авырып терелгән очракта да, мондый дуңгыздан котылу ягын карарга кирәк, чөнки ул барыбер вирус йөртүче булачак. Авыру шулай ук кыргый хайваннар, терлек ризыгы, кошлар, кимерүчеләр һәм бөҗәкләр аша да таралырга мөмкин. Шуңа күрә белгечләр халыкка дуңгызларын сарайдан чыгарып йөртмәскә кирәклеген искәртә.

Моннан тыш, малларны сатып алганда да зур саклык чараларын күрергә кирәк. Махсус сату урыннарында ветеринар озата баручы документлар булырга тиеш, ди алар.


Фикер өстәү