Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, WorldSkills 2019 чемпионаты вакытында Казанга Россия президенты Владимир Путин һәм РФның премьер-министры Дмитрий Медведев киләчәк.
СИА стратегик сессиясенең пленар утырышында Рөстәм Миңнеханов чемпионат ачылышына Дмитрий Медведев, ә Владимир Путин исә ябылу тантанасында катнашачагын искәртте.
Шулай ук федераль министрлар да көтелә. Чемпионатның эшлекле программасында РФ вице-премьеры Татьяна Голикова һәм РФ Президентының махсус вәкиле Дмитрий Песков катнашыр дип көтелә.